Шул уңайдан, халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Субаш авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Туган тел - иң матур, иң якын, иң газиз тел ул" дигән әдәби сәгать үткәрелде.
Китапханәче Альбина Рәхмәтуллина китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, шулай ук милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр, санамышлар әйтелде, шаян сорауларга, табышмакларга җаваплар тыңланды. Чара барышында балалар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр.
Шул уңайдан халкыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп Шәтке авыл китапханәсендә мәдәният йорты мөдире белән берлектә балалар белән “Туган телем – иркә гөлем” дигән танып – белү сәгате үткәрелде. Балаларга татар теленең орфографиясе һәм фразеалогик әйтемнәр турында сөйләнде. Китап күргәзмә ясалды.
2021 нче елның 25 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды. 28 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 мәктәптән 152 спортчы катнашты.
2021 елның 25 февралендә Теләче муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары М.Г.Әхмәтов һәм муниципаль район җитәкчеләре, министр урынбасарлары Теләче 2нче балалар бакчасында булды.
25 нче февральдә Теләче муниципаль районында үткән эшлекле визит кысаларында Теләче урта гомумбелем мәктәбенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Председателе урынбасары Әхмәтов Марат Готович килде.
Бүген Шәдке балалар бакчасында балалар үзебезнең авылыбызда туып үскән, хәзерге вакытта Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәп, шунда иҗат итеп ятучы авылдаш язучыларыбыз белән таныштылар. Балалар шагыйрләребезнең шигырләре, хикәяләре белән таныштылар, балалар авылдаш язучылырыбыз белән горурландылар.
Урта Мишә авыл клубында Ватанны саклаучылар бәйрәменә карата, Урта Мишә һәм Нырсы авылы үзешчәннәре катнашында "Ир асылы- ил бизи" исемле әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә матур җырлар, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Мәдәни чараларда актив катнашучы үзешчәннәргә авыл җирлеге тарафыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмдә авыл җирлегенә кергән дүрт авылның үзешчәннәре чыгыш ясады. Чара барышында Армия сафларында хезмәт итүче егетебезнең сәлам хаты укылды. Бәйрәм концерты бик күңелле булды. Барлык чыгышларда көчле алкышларга күмелде.
Һәр халыкның туган теле - аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул. Халыкара Туган тел көне белән котлыйбыз! Туган тел көне уңаеннын Теләче урта мәктәбендә матур класстан тыш чаралар үтте. Укучылар ана телендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр биеделәр. Дуслар , ана телебезнең байлыгын , матурлыгын, аһәңле яңгырашын бергәләп саклыйк.