21 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе директоры А.Ф. Хафизов җитәкчелегендә укытучылар командасы Теләче муниципаль районы оешмалары, предприятияләре һәм авыл җирлекләре арасында оештырылган йөзү буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясады һәм II урынны яулады. Йөзү буенча ярышлар Теләче районы кабат оешканлыгына 30 ел тулуга багышланган иде. Котлыйбыз!
20 февраль көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбе Туган телләр айлыгын йомгаклау һәм Татарстан Республикасы Теләче муниципаль район мәктәпләре арасында үткәрелүче “Мәктәп театрына киң юл” проекты кысаларында Фатих Хөсни иҗатына багышланган “Иң гүзәл тел - туган тел” III районкүләм иҗади бәйгесе уздырды. Бәйрәм тантанасында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Д.С., район Мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В., район мәгариф бүлеге методистлары Якупова Л.К., Хабибуллина С.Н. катнашты.
Сәламәтлек –ул чыныгу , дөрес туклану ,көндәлек режим , яхшы эмоцияләр, хезмә һәм хәрәкәт! Сәламәт булу өчен нишләргә,нинди яшәү рәвеше алып барырга? Шуларны аңлату максатыннан 18 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чарада югары сыйныф укучылары катнашты. Балаларга сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәрвакыт шат күңелле булырга өндәделәр.
21 февраль көнне, "Дулкын" бассейнында, Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан, предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре командалары арасында йөзү буенча Беренчелек үтте. Иң яхшы нәтиҗәләрне түбәндәге командалар күрсәтте:
18-20 февраль көннәрендә Теләче муниципаль районының «Батыр» спорт-сәламәтләндерү комплексында билбау көрәше буенча атказанган тренерлар Сәхәбетдинов м. м. һәм Шайхутдинов А. Ш. истәлегенә ХХІІ Бөтенроссия турниры булып узды.
Ярышларда 4 муниципаль берәмлекнең җыелма командалары катнашты: Лаеш, Теләче, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары. Ярышлар программасы буенча, ГТОның 2-нче баскычыннан 9-нчы баскычына кадәр барлык катнашучылар да чаңгы ярышлары, отжимание, сыгылмалы, озынлыкка сикерү, туловище күтәрү, биек арканда тартылу яки гер күтәрү буенча ярышты.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, 19 нчы февраль көнне, Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укытучысы Гилазова Э.Р. “Татарстан – безнең уртак йортыбыз” дигән парламент сәгате үткәрде. Дәрестә Баландыш авыл җирлеге Советы депутатлары Мөхәмәтшин Р.Ш., Хуҗин Й.Р. , Җаббарова Г.Н. катнашты. Укучылар депутатлардан үзләре кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар
«Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Родник» Теләче муниципаль районында» эшләүче хезмәткәрләр ел саен спорт чараларында катнашалар. Районда елда үткәрелә торган волейбол, баскетбол, чаңгы узышлары, йөгерү, йөзү һ.б. спорт төрәренә актив катнашалар.
Хәзерге вакытта исәпкә алу кадрларын сайлау бара. Махсус укуны уңышлы узган 18 яшьтән дә яшьрәк булмаган һәр граждан исәпкә алучы була ала. Исәпкә алучы хатын-кыз да, ир-ат та булырга мөмкин. Халык санын алуда студентлар еш кына катнаша - алар үзләренең резюмеларында гражданлык активлыгы, оешканлык һәм яхшы аралашу сәләтләре күрсәтә алачак.
Шәдке балалар бакчасында бик маур гына музей төзелде,без бүген балалар белән мүзейга экскурсиягә бардык.Балалар татар халыкының милли киемнәрен,элкеге көн-күреш әйберләрен, бүгенге көндә нинди техника алыштырганын күреп белделәр.Бишек җырлары җырлап бишектә яраткан курчакларында йоклаттылар.