ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

18 февраль көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы “Баланың шәхесен формалаштыруда туган телнең роле” дип исемләнгән методик атналык кысаларында “Өстәмә белем бирүдә, укучыларда  хореография чаралары белән  халык культурасына мәхәббәт тәрбияләү” темасына ачык дәрес уздырды. Әлеге чарада Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызы, директор урынбасары, методистлар, өстәмә белем бирү педагоглары катнашты.

15-17   февраль  көннәрендә Теләче урта мәктәбендә 5 - 11 сыйныф укучылары өчен Бердәм Парламент дәресләре үтте. Туган телләр һәм халыклар бердәмлегенә багышланган дәресләрне тарих фәне укытучылары Т.Р. Шакуров һәм  М.М. Ибраһимов , А.Г.Ахуновна  үткәрделәр.  Дәресләр  бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.

17 февраль көнне  Әбде авыл китапханәсендә күренекле балалар шагыйрәсе Агния Барто тууына 115 ел тулуга багышланган «Күңелле балачак иле» дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача танышты, аның тормышыннан кызыклы фактларны белде. Аннан соң балалар үзләренең  кул эшләрен тәкъдим итте һәм Агния Бартоның шигырьләрен яттан сөйләделәр, викторинада катнаштылар. «Мин хәзерге балачак иленнән " дигән китап күргәзмәсе белән һәркем таныша ала иде.

Балалар викторина ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Татар һәм рус телләрендә Муса Җәлил шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Мондый чаралар татар язучыларына һәм шагыйрьләренә карата хөрмәт һәм мәхәббәт уята, шулай ук уңай эмоциональ халәт тудыра.

Бөек шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә “Жизнь моя песней звенела в народе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Яшь китап укучылар өчен татар язучысы М.Җәлилгә багышланган «Намус һәм батырлык символы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар слайд-презентация ярдәмендә шагыйрьнең кырыс фронт көннәре, фашист концлагерьларында үткәрелгән куркыныч вакыт турында белделәр. Чарада «Варварство», «Чулочки», «Красная ромашка» кебек шигырьләре яңгырады. Ә герой-шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәрен катнашучылар «Муса Җәлил: безнең шагыйрь, безнең герой» викторинасы барышында күрсәттеләр. Чара ахырында балалар М. Җәлил китаплары белән таныштылар.

15 нче  февраль – Афган җиреннән  совет солдатларын  чыгару көне, интернационалист – сугышчыларны  искә алу көне.Теләче урта мәктәбе укучылары интернационалист – сугышчыларны  искә алуда катнаштылар.

Шундыйларның  берсе, татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь - Муса Җәлил. 16 февраль көнне авылыбызның "Әллүки" балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Халкымның батыр уллары” дип исемләнгән кичә булды. Бәйрәм М.Җәлилнең иҗаты һәм биографиясе турында танышу белән башланып китте. Китапханәче балаларга шагыйрьнең герой-шагыйрь, батыр, ярдәмчел, шахмат уйнарга яратуы, редактор вазыйфаларын башкаруы, гаиләсе, Чулпан исемле кызы булуы, җәлилчеләр оешмасы булуы турында сөйләде. Балалар да бәйрәмгә буш килмәгән иде. Алар, чын артистларча, М.Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте.

Әлеге киңәшмәдә көн үзәгендә торган мәсьәләләр кузгалтылып, Туган тел елына багышланган чараларны үткәрү, дистанцион дәресләр турында сүз алып барылды.

Әлеге уңайдан 14 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән   «Җырлы тормыш» исеме астында тематик сәгать уткәрелде.  Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар. “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме” , “Вәһшәт” һ.б. әсәрләрен  кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уятты.


22
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елда Муса Җәлилнен тууыны 115 ел тула. Әлеге уңайдан 14 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  «Халык җәүһәрләре» исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән   «Җырлы тормыш» исеме астында тематик сәгать уткәрелде.  Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак таныштылар. “Кызыл ромашка”, “Ана бәйрәме” , “Вәһшәт” һ.б. әсәрләрен  кычкырып укыдылар. Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International