ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.Балалар китабы көне уңаеннан Иске Җөри  авыл китапханәчесе Гыйльметдинова Рузалия һәм Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Бадриева Н. Р. балалар өчен кызыклы чара үткәрделәр. Соңыннан аларны кызыклы китаплар белән таныштырдылар, әкиятләр укыдылар.

24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Бу очраклы түгел. Моннан 128 ел элек, нәкъ шушы көнне немец микробиологы Роберт Кох әлеге авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә. Авылыбыз фельдшеры Давлетшина Р.М. укучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында укучылар өчен мәгълүмати презентация тәкъдим итте. Вакцина, прививкалар, флюорография турында аерым тукталып сөйләде.

Теләче урта мәктәбе укучылары  Хәмидуллина  Адилә һәм  Хәмидуллина Камилә “Милли проект” Экология” – балалар күзаллавы”  дип аталган  Республика  конкурсында катнаштылар  һәм рәсемнәре белән  җиңү яуладылар.  Котлыйбыз ! Алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны медицина оешмаларына китерү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр профилактик тикшеренүләр, диспансеризация узалар, шулай ук социаль әһәмияткә ия булган йогышсыз авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр үтү мөмкинлегенә ия булалар. Шул ук вакытта алар өчен сәламәт туклану һәм булган авыруларны профилактикалау буенча кыскача консультациялар үткәрелә.

Ул тәрбиячеләр белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан  Халыкара балалар китабы көненә багышлап , "Китап - белем чишмәсе" дигән бәйрәм чарасы үткәрде. Балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, "Китап паровозигы" һәм "Әкият җый" дигән күңелле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр.

Бу елда да 1- апрель көнне  китапханәгә укучы балалар җыелды. Язгы каникул чорында балалар буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан “Син кошларны беләсеңме?”дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрелде. Катнашучылар кошлар  турындагы презентация карап, кошлар дөньясы белән бәйле викторина сорауларына җаваплар бирделәр, рейбус- крассвордлар чиштеләр. Шулай ук “Безнең канатлы дусларыбыз” темасына рәсем бәйгесе оештырылды, соңыннан нәтиҗә ясап, җиңүчеләр бүләкләнде.

Халыкара кошлар көне уңаеннан 1 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Кошлар - безнең дуслар» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдән китап укучы балалар безнен якка әйләнеп кайткан кошлар белән танынышканнан соң, аларга җимлекләр куйдылар.

 2 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Китапларсыз ничек яшәр идек?» дип исемләнгән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрелде. Башта балалар Сергей Михалковның «Как бы жили мы без книг?» шигырен кычкырып укыдылар, аннан укылган өзекләр ярдәмендә әсәрләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Әлеге сәгаттә балаларның китапның кеше тормышында нинди роль уйнавы турындагы күзаллауларын киңәйтергә тырыштык, шулай ук, китапның барлыкка килү тарихы, китаплар белән эш итү алымнары, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында элек алган белемнәр искә төшерелде.

1 апрель көнне 2021 ел – Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, Теләче районы оешуга 30 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре җирле шагыйрә Дамира Миннебаева белән "Гел язларда килә каласы"дип исемләнгән очрашу-кичә үткәрделәр. Кичәдә шагыйрәнең иҗаты белән танышу, шигырьләрен уку, аның китаплары һәм альбомнарыннан торган күргәзмә белән танышу булды. Кичә барышында татар халкының милли уеннары уйналды. Очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды.

Беренче апрельдән беренче сыйныф укучысының документларын кабул итү башланды. Шул уңайдан,  бүген, 2 апрель көнне ,мәктәптә булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашу оештырылды. Әйтергә кирәк, 2021-2022 нче уку елының беренче классына мәктәптә дүрт укучы килер дип көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International