Иске Җөри авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Такташ көчле талант, шигърият чишмәсе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Иске Җөри мәдәният хезмәткәрләре кышкы каникулда укучылар белән “Туган телем- иркә гөлем” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрде.Укучылар төрле кызыклы башваткычлар чиштеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Тел турында шигырьләрне кычкырып укыдылар һәм мәкалләр әйттеләр.
5 январь көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Яӊа елныӊ сихри мизгелләре"дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар әти-әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар.
Иске Җөри авылы китапханәсендә каникулда китап укырга килгән укучыларга "Китап битләрендә кыш” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Укучылар бик теләп күргәзмә белән таныштылар, кыш турында, Яңа ел турында шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, рәсемнәр ясадылар.
Кышкы каникул чорында Иске Җөри авылы китапханәсендә укучыларны китап укырга җыю максатыннан төрле чаралар үтте. 3 гыйнвар көнне якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты, шулай ук ул ясаган картиналар белән таныштырды, катнашучылар бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар.
Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар һәм кызыклы очрашу истәлеге итеп уңай эмоцияләр генә алдылар. Укучыларга пальма, зәйтүн һәм чыршы агачлары турында риваять сөйләнде. Раштуа бәйрәменең тарихы, ни өчен нәкъ менә Чыршы агачы Раштуа һәм Яңа Ел бәйрәмнәренең төп символына әверелүе турында аңлатылды. Матур презентация бәйрәмне тагын да бизәде.
Безнең Шәдке балалар бакчасында балалар өчен мөстәкыйль эшчәнлек алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Безнең балаларның яраткан уеннар – мозаика, конструкторлар һәм башкалар.Шулай ук алар рәсем ясарга, китаплар карарга, биергә бик яраталар.
Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов, Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М.Галимова, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гиниятуллин һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хазиев килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
8 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты директоры, китапханә белән берлектә, күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 120 ел уңаеннан "Туган ягым яшел бишек" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.
5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хуш килдең, Яңа ел!” дигән исем астында балалар өчен бәйрәм уздырдылар. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.