ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Ахырдан иң күп белүче, иң зирәк укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Күренекле татар язучысы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга карата  7 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күренекле әдип” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә язучының төрле елларда иҗат ителгән китаплары урнаштырылды. «Көзге ачы җилләрдә» (1984), «И язмыш, язмыш» (1990, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1996), «Сарут» (1990) повестьлары, «Туган ягым – яшел бишек» исемле автобиографик әсәре,  «Җидегән чишмә» романы һ. б. әдип иҗатының энҗеләре булып торалар.

6 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә балалар өчен “Кышкы бизәкләр” дип исемләнгән рәсем бәйгесе оештырды. Балалар рәсемнәрдә кышкы табигать матурлыгын тасвирладылар. Шулай ук Кыш бабай һәм чыршы рәсемнәрен бик яратып ясадылар.

Барлык район халкын Яңа ел белән котлыйбыз! Аны каршылап, бәхетле, имин, якыннары һәм туганнары янәшәсендә үткәрүләрен телибез. Яңа ел мөһим кызыклы вакыйгаларга бай булсын, аларның берсе, һичшиксез, Бөтенроссия халык санын алу булачак. Бу һәрберебез өчен үзебез турында белдерү, безнең уртак киләчәккә йогынты ясау мөмкинлеге.

5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хуш килдең, Яңа ел!” дигән исем астында балалар өчен бәйрәм уздырдылар. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.

Күкчә авыл китапханәсендә Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Татар шигърияте яши, яшәячәк”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын алып  тора.

Әлеге вакыйга уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә «Классиканың рухи әмирханы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә Фатих Әмирханның төрле елларда нәшер ителгән китаплары урын алды. Экспозициядә урын алган китаплар әдипнең шәхесе белән якыннанрак танышырга, шул чорның әдәби тормышын ачыграк күзалларга ярдәм итә.

Казаклар авылы китапханәсендә балаларның кышкы каникул чорын күңелле, мавыктыргыч үткәрү максатыннан “Кышкы каникуллар - 2021” дип исемләнгән программа эшләде. Китапханәче балаларның буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан, әдәби сәяхәтләр, кычкырып укулар, укылган китаплар буенча фикер алышулар, китап геройларын рәсемгә төшерү, шулай ук кызыклы уеннар оештырды.  Балалар бик теләп бу чараларда актив катнаштылар. Кызыклы китапларны өйләренә укырга алдылар.

Балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балалар бүләкләнде.

Балаларның кышкы каникул чорын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 5 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Китаплар сараенда яңа ел” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Яңа ел тылсымы” дип исемләнгән әкият сәхнәләштерелде. Балалар төрле кызыклы уеннарда үзара көч сынаштылар. Лотерия уенында бәхетләрен сынадылар, бәйрәм чарасы җырлар, шигырьлләр белән үрелеп барды. Чара ахырында  узган елда төрле конкурсларда актив катнашкан балалар бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International