2 январь көнне балалар өчен Югары Мәтәскә авыл клубы каршындагы мәйданчыкта махсус Яңа елга багышланган чара үтте. Көн дәвамында алар төрле мавыктыргыч уеннар уйнап, җырлап-биеп күңел ачканнар.
Без барлык теләкләрнең тормышка ашуын, могҗиза, якты әкият, яңа бәхет көтәбез. 31 декабрь көнне Ачы мәдәният йорты территориясендә " Яңа ел урманында маҗаралар !» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Теләче авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мараков Илдар Рамил улы Ачы авылында яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Кичә Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.Шулай ук бәйрәмебезгә Кыш бабай һәм Кар кызы килде.
2021 елның 2 гыйнвар көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Файзрахманова Кәримә Борхан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Кәримә апага Теләче Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев тә котлау сүзләре җиткерделәр.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Бәйрәм җыр, уеннар белән үрелеп барды.Килгән кунаклар кайнар чәй, коймак белән сыйландылар. Зур рәхмәтебезне бэйрэм оештыруда зур өлеш керткән ,авыл җирлеге башлыгы Гиниятов Рамил Мавлетжан улына, иганәчеләребезгә белдерәбез.
Жыр,бию белән үрелеп барган чарада күңелле уеннар уйнатылып, Кыш бабай "Иң матур капка төбе" бәйгесендә катнашучыларга үзенең бүләкләрен тапшырды.Алан авыл җирлеге башлыгы Хасанов Булат Наил улына, матди ярдәм күрсәткән өчен "Алан"ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улына, Давлетшин Сәйдәш Миңнур улына олы рәхмәтебезне белдерәбез.Бәйрәм кичендә алар тамашачыларны Яңа ел белән котлап иң изге теләкләрен җиткерделәр.
Бәйрәм кичәсенә олылар һәм балалар җыелган иде, алар әкиятләр, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар.Кичә Яңа ел концерт программасы белән башланып китте. Биюләр, җырлар, шигырьләр, кызыклы конкурслар, чыршы тирәли әйлән-бәйләннәр һәркемне таң калдырды.Шулай ук бу кичтә күңелле Яңа ел лотерея билетлары уйнатылды. Төп приз-комод һәм тумбочка, аның спонсоры- RecarDis җиһаз җитештерү, һәм Яңа ел чараларын үткәрүдә ярдәм иткән спонсорлар- Семёнов Дмитрий һәм Никитин Олег.
Бәйрәмгә килгән халык рәхәтләнеп биеп,төрле уеннарда катнашып күңелле ял итте.
Бәйрәм матур дәртле жыр, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды, катнашучылар истәлекле буләкләр белән буләкләнде. Кыш бабай һәм Кар кызының төсле утлар белән бәйрәмчә бизәлгән транспортта килүе бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Соңыннан барлык саклык чаралары үтәлеп мәдәният йортында лоторея уйнатылды. Чара төнге 1.00. дән 3.00. гә кадәр Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән җирлек башлыгы Ф. Р. Махмутовка, Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа үзешчәннәренә, шулай ук матди ярдәм күрсәткән "Тукаш" ширкәтенә, шәхси эшмәкәрләр Лилия Суниева һәм Ф.Т.Хакимоваларга,авыл фермеры Давлетшин Марат Тимерхан улына олы рәхмәтләрен җиткерә мәдәният хезмәткәрләре.
Барлык авыл халкы һәм кунаклар бик теләп уеннарда катнашып, җырлады - биеде, чыгыш ясаучылар алкышларга күмелде.