Теләче урта мәктәбе укучысы Гараев Рүзәлгә Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел бүләге тапшырдылар.
24 нче декабрь көнне Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбендә “Кулланучылар хокукын яклау" республикакүләм олимпиадада катнашып җиңү яулаган укучыларны бүләкләү тантанасы булды.9 нчы сыйныф укучысы Шайхетдинов Данис олимпиаданың 3 турында да нәтиҗәле катнашып, призер булды. Даниска истәлекле бүләк һәм мактау грамотасын ,олимпиаданың 1,2 нче турында катнашкан укучыларга махсус бүләкләрне ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге җитәкчесе Кадыров Булат Ильдарович тапшырды. Булат Ильдарович укучыларны җиңүләре белән котлады һәм "Кулланучылар хокукын яклау" өлкәсендә белемнәрен тагын да камилләштерүләрен теләде. Бу укучыларны әзерләгән мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы – Бикчантаева Диләрә Мавлютзяновна Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатына ия булды.Диләрә Мавлютзяновнаны һәм барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
“Зур сугышның кечкенә геройлары” акциясе кысаларында Алан авылы китапханәсендә 5 сыйныф укучылары белән кычкырып укулар оештырылды. Китапханәче укучыларга герой пионерлар турында сөйләде.Чара барышында М.Җәлил, С.Маршак шигырьләре укылды. Бөек Ватан сугышында үлеп калган балалар истәлегенә багышлап бер минут тынлык оештырылды.
“Китаплар ни өчен авырый” дигән әңгәмә барышында китапханәче китапларның ничек авыруы, аларны ничек дәваларга кирәклеге турында сөйләде. Диана Рахматуллина тузган китапларны ябыштыру буенча мастер–класс үткәрде. Балалар ертылган битләрне кәгаз белән ябыштырдылар, китаптка карандаш белэн язылган язуларны бетерделәр. Китапларны ремонтлауга балалар бик зур теләк һәм кызыксыну белән кушылдылар. Эш барышында шушы эшнең мөһимлеген тоеп, китапларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Һәм без, берничә авыл китапханәчеләре, әлеге конкурста катнашып, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Әмирхан Еникиның “Әйтелмәгән вәсыятъ” исемле китабына флешмоб ясадык.
Могҗизалы бәйрәм алдыннан китапханәдә "кышның Кар сүзе"дип исемләнгән Яңа ел күргәзмәләре оештырылды. Анда Кыш Бабай һәм Кар Кызының килеп чыгышы турында материал тупланды. Яңа елны каршылау турында кызыклы фактлар. «Яңа ел укый, тиздән барысы да килеп чыга» күргәзмәсендә рус язучыларының кыш турында кызыклы әсәрләре, заманча авторларның китаплары, балалар өчен җырлар һәм шигырьләр тәкъдим ителде. Шулай ук китапханәдә «Кар бөртекләреннән-теләкләрдән кар яву " акциясе үткәрелә. Килүчеләргә кар бөртекләрен кисәргә һәм Яңа Елга Теләкләр үзәгендә язарга, китаплар турында фикерләр калдырырга һәм ошаган әсәрләрне укырга тәкъдим ителә.
22 декабрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Кышкы калейдоскоп" исемле әдәби чара үткәрелде. Балалар кыш турындагы шигыръләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Чара барышында китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Катнашучылар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Сугыш тәмамлануга 75 ел узса да, өлкән буын вәкилләребезнең күз яшьләре кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлгәне юк. Без моның шулай икәненә өлкән яшьтәге әбиләребез белән очрашып аралашкач, тагын да тирәнрәк аңладык. Тыл ветераннарының шундый авырлыклар аша узуларын укучыларга җиткерү максатыннан Олы Мәтәскә мәдәният хезмәткәрләре мәдәни чара үткәрделәр. 22 декабрьдә “Онытылмас хәтирәләр” дип исемләнгән чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнашты. Аларга тыл ветераннарының видео-язмалары күрсәтелде . Шулай ук катнашучылар тыл ветераннарына багышланган “Исәннәрнең кадерен бел” дип исемләнгән папка белән танышты.
Бу гасыр эчендә, вакыт һәм сәяси строй чорында, журнал исемен тугыз тапкыр үзгәрткән. Әлеге вакыйга уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарстан” журналларыннан күргәзмә куелды.
В целях предупреждения пожаров во время новогодних мероприятий главный специалист межрайонного отдела надзорной деятельности по Сабинскому и Тюлячинскому муниципальным районам УНД и ПР ГУ МЧС России по РТ подполковник внутренней службы Хакимуллин Л.М. проводил информационно-профилактическую беседу с детьми.