“Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар,электрон презентация ярдәмендә һәм китапханәче сөйләве буенча театрның борынгы заманнардан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш тарихын тыңладылар. Яшь укучыларыбыз танып-белү викторинасында катнаштылар, “Шалкан” әкиятен рольләргә бүлеп укып һәм уйнап карадылар.
Балалар үзләренең әниләре хөрмәтенә матур җырлар,күңелле биюләр, әкият күренешләре ,үзләренең чын йөрәктән сөйләгән котлау сүзләрен һәм шигырьләрен җиткерделәр. Бәйрәмгә “Ана назы җирдә мәңгелек” дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе дә оештырылды.
Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әлеге бәйрәмгә багышлап Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче ханымнар белән, “Әнкәйләргә – мәдһия” дип аталган әдәби тематик кичә үткәрделәр. “Әниләр –олуг затлар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Бәйрәм барышында Әниләр бик теләп китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштылар. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Баландыш авыл китапханәсендә 26 ноябрь көнне әдәби ярминкә үткәрелде. Анда викториналар, конкурслар, рольле уеннар, үзешчән сәнгать номерлары, әдәби яңа китапларны дегустацияләү һәм кунаклар өчен чәй булды. Кунаклар 6-7 сыйныф укучылары иде.
1декабрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 90 ел тулу уңаеннан “Мин бит гади авыл баласы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының төрле елларда басылып чыккан китаплары, аның турында язылган истәлекләр тәкъдим ителде, әсәрләренә әдәби күзәтү ясалды.
Билгесез солдат көне -Россиядә истәлекле дата, 2014 елдан башлап, ел саен 3 декабрьдә ил территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм Совет сугышчылары истәлегенә билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 нче декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә Билгесез солдат көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте.
29 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара акция “ Географик диктант “та катнашалар. Диктант язу өчен diktant.rgo.ru сайтында онлайн үтәргә була. Диктантны барлык теләгәннәр яза ала.Туган илебезне яратырга, аның географиясен, тарихын белергә кирәк. Уңышлар телибез!
1 нче декабрьдә «Разноцветный мир» дип исемләнгән рәсем конкурсларында җиңгән балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Җиңүчеләр арасында безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Хусаинов Э.дә бар. Аңа бүләкне бакча мөдире Дәүләтшина А.Н.һәм “Балалар иҗаты үзәге” җитәкчесе Мәхмүтова З.Ш. тапшырды.
1 нче декабрьдә «Разноцветный мир» һәм «ГТО глазами ребенка»дип исемләнгән рәсем конкурсларында җиңгән укучы балалар грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
3 нче декабрьдә - Билгесез Солдатны искә алу көнендә Халыкара акция “Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест” үткәрелә.