ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2021 ел
шимбә

Матурлыкны​ күрә,аны тудыра белгән кеше беркайчан да начар​ эш-гамәлләр кылмый.
22январь көнне Балыклы авылы мәдәният йортында үткән "Матурлык серләре"дип исемләнгән чарада гүзәл затларыбыз белән матур итеп киенү,бизәнү,чәчләрне тәрбияләү​ турында түгәрәк өстәл артында сөйләшеп,тәҗрибә уртаклашты.

Әлеге юнәлеш буенча  Күкчә авыл клубында, китапханә белән берлектә төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Туган телем" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә балаларга туган телебезнең никадәр кадерле булуы турында сөйләнелде һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре укылды.

Матбугат көне –  ул кәгазь мәгълүмат таратучылар бәйрәме, вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең бәйрәме. 22 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә  клуб белән берлектә "Матбугат дөньясына сәяхәт"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче 2021 елның беренче яртыеллыгына периодик басмаларның исемлеге белән таныштырды. “Безнең мирас”, “Идел”, “Мәйдан” журналларының яңа саннарына күзәтү үткәрелде.

22  нче гыйнварда  Теләче урта мәктәбендә Теләче муниципаль районы  Дәүләт янгын  надзоры начальнигы Хакимуллин Ленар Мулланурович һәм өлкән инспектор  Тимерханов Ленар Марселевич булып киттеләр. Алар мәктәптә янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерделәр. Ленар Мулланурович  һәм  Ленар Марселевич  укучыларга һәм укытучыларга  янгын  куркынычсызлыгы кагыйдәләрен  үтәү турында әңгәмә үткәрделәр.


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Иң беренче сүзләрне  дә без туган телдә әйтәбез. 22 январь көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Туган телне  саклыйк" дигэн темага әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында  балаларга  туган телне белергә һәм сакларга  кирәклеге турында  әйтелде. Соңыннан алар  саф татар телендэ шигырьләр укыдылар. 

Чарада 3-6 сыйныфта укучы, мәдәният йортына берләшмәләргә йөрүче балалар үзара  ярышып, көчләрен сынап карадылар.

Дети изобразили на рисунках красату зимней природы.

21 гыйнвар көнне Баландыш авыл китапханәсендә  5-6 сыйныф укучылары өчен «Һәркем Холокост турында белергә тиеш» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде.

“Татар сүзе” республикакүләм конкурсында катнашып Алан авылы китапханәсенең актив укучысы Гарипова Ләйлә Мәүлетгали кызы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Конкурс эше итеп ул якташыбыз Дания Гайнетдинованың “Сихри кыш” әсәрен тәкъдим итте.

Шул уңайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Холокост память поколений” дип исемләнгән тематик дәрес уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International