23 нче ноябрьдән 13 нче декабрь көннәрендә Теләче урта мәктәбе укучылары «Урок Цифры» дип исемләнгән Бөтенроссия белем бирү акциясендә катнашалар. Бөтенроссия белем бирү акциясен информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов оештыра. Бөтенроссия белем бирү акциясендә 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша.
2020 ЕЛНЫҢ 1 ДЕКАБРЕНДӘ МИЛЕК САЛЫМНАРЫН ТҮЛӘҮ СРОГЫ ЧЫГА
25 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V региональ фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. (Җитәкчесе Тимербаева Ф.Р.) Zoom аша үткәрелгән әлеге конференциядә Раил 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз!
Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә, нинди генә бүләкләр бирсәк тә аз булыр сыман.
Баландыш төп мәктәбе укучылары да “Әнигә бүләк”акциясендә катнашып, әниләренә матур- матур бүләкләр әзерләделәр.
Әни булу гаять олы, мактаулы бурыч. Әниләребез – бөтен гөмерләрен балаларга багышлаган кешеләр. Алар безнең уңышларыбыз өчен ихластан сөенә, авырлыклардан яклый. Бердәнбер иң якын, иң хөрмәтле, иң кадерле кешеләребез сез –әниләр. Шушы уңайдан,Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә балалар төркемендә,әниләр көненә багышланган бәйрәм булып узды. Чарада балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр.
Безнең Баландыш төп мәктәбендә Бөтенроссия акциясе кысаларында «Зур мәгълүматлар» темасына дәресләр узды. «Цифр дәресе» проекты — цифрлы күнекмәләргә өйрәтү һәм программалаштыру буенча гадәти булмаган дәресләр сериясе. Бу дәресне информатика укытучысы Шакирова Ә.З. уздырды. Дәрестә алган мәгълүматлар укучылар өчен кирәкле һәм файдалы булыр дип уйлыйбыз.
Буген Шәдке балалар бакчасында Әниләр көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Балалар әниләргә биюләр,җырлар бүләк иттеләр, иң кадерле бүләк инде әлбәттә үз куллары белән ясаган бүләкләр иде.Кадерле әниләребез! Сезгә кояштай озын гомер, гаилә бәхете, нык сәламәтлек телибез.
25 ноябрь көнне безнең Олы Мәтәкә балалар бакчасы гөр килеп торды. Әниләр көне уңаеннан “Иң кадерлем - әнием!” дигән бәйрәм үткәрелде..Әни! Бердәнбер иң кадерле, хөрмәтле, якын кешебез ул безнең. Авырып китсәк тә, әни кочагына килеп сыенабыз. Тамагыбыз ачса да әни каршына йөгереп киләбез. Берәрсе кыерсытса да, тизрәк әни янына ашыгабыз. Әни-безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да! Әниләр көне уңаеннан бүген безнең балалар бакчасында бәйрәм үткәрелде. Балаларның әниләргә карата булган изге хисләре, теләкләре шигъри юллар аша, җыр, бию аша тапшырылды. Балаларның җан җылысы салып эшләнгән истәлекле бүләкләре әниләргә тапшырылды.
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» республика бәйгесе игълан ителде. Ул татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, «классик шигърият» дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен оештырыла. Бу бәйгегә үзенең китап укучылары белән берлектә Казаклар авылы китапханәсе дә кушылды.
Укучылардан килгән рәсемнәр Вконтакте социаль челтәр битендә яктыртылып барыла.