ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Шәтке мәдәният йорты хезмәткәрләре кызыксынучан, тырыш, җитез һәм тәвәккәл балалар өчен "Бергә уйнарга күңелле" дигән чара үткәрделәр.

5 ноябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «А, ну-ка угадайка»  дип исемләнгән интерактив уен үткәрделәр. Үз эрудицияңне тикшерергә һәм әкиятләр өлкәсендә үз белемнәре белән ялтырарга теләгән кызлар һәм малайлар өчен әлеге танып-белү уенының темасы булды. Уен танылган ток-шоу "Могҗизалар кыры" кагыйдәләре буенча үткәрелде.

“Күңелле каникуллар” проекты кысаларында Алан авылы китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан “Дуслык эстафетасы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында балалар белән витаминнарның кеше сәламәтлегенә файдалы йогынтысы, шәхси гигиена турында әңгәмә үткәрелде, “Сәламәтлекне яшьтән сакла!” дип исемләнгән слайд-презенция күрсәтелде.

2020 елның 10 ноябрендә «Батыр» спорткомплексында 2006-2007 елларда туган, 2008-2009 елларда туган, 2010-2011 елларда туган, 2012-2013 елларда туган укучылар арасында бадминтон буенча ТАССРның 100 еллыгына багышланган Теләче муниципаль районы беренчелеге үткәрелде.

6 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар "Конституция көне" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

“Зур этнографик диктант " акциясендә катнашучы сертификатына ия булды.

Халыкара  акция  этнографик культура дәрәҗәсен бәяләү максатыннан үткәрелә.

Шәтке авыл китапханәсендә  тематик  киштә оештырылды. Аның беренче өлеше ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Монда республикабызның тарихын, икътисадын, сәясәтен, мәдәниятен чагылдырган китаплар урын алды. Күргәзмәнең икенче өлеше Татарстан Конституциясе көне уңаеннан ясалды. Билгеле булганча, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстанда беренче мәртәбә мөстәкыйль Конституция кабул ителде. 

Ямбулат авылы китапханәсендә «Күңелсез каникуллар» проекты кысаларында Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан балалар белән «И гүзәл, Татарстаным» дигән

викторина үткәрелде.  Максат: укучыларның Татарстан тарихы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү; Татарстанның күренекле шәхесләре белән таныштыру, алар турында белгәннәрне ныгыту; туган ил белән горурлану, аңа мәхәббәт хисләре тәрбияләү, тарихына кызыксыну уяту.

 

Теләче район  үзәк хастаханәсе табиблары укучыларга диспансеризация үткәрделәр. Вакытында тикшерелү – ул авыруны иртә ачыклау һәм сәламәтләнүгә беренче адым булып тора

2020 елның 9-10 ноябрендә Арча  шәһәрендә 2005-2006  елларда  туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелегенең зона этабы булып узды, анда 6 команда катнашты. Безнең районны өстәмә белем бирү педагогы Ильнар Камил улы Нәҗметдинов  җитәкчелегендә Теләче һәм Югары Кибәхуҗа Үзәк урта мәктәпләреннән малайлар тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International