ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

5 ноябрь көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең башлангыч укучылары «Укучының мәдәни көндәлеге» проектын тормышка ашыру максатыннан Фатих Хөсни музеена экскурциягә килделәр.  Аларны китапханәче музейның тарихы, экспонатлар белән таныштырды.

6 ноябрь көнне Олы Нырсы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Нескучные каникулы” проекты кысаларында укучы балалар белән   “Күңелле уеннар” үткәрде.

Олы Нырсы авыл китапханәсе «Природная мастерская» һәм «Сам себе агроном» номинацияләрендә 3 нче урынны яулады.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Конституция – илнең төп законы" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Әлеге темага багышлап күргәзмә тәкъдим ителде. Кургәзмэгә дәуләт символлары: флаг, герб; Татарстаннын мостәкыйль республика булуын раслаучы төп документ: Татарстан Респуликасы Конституциясе куелды. Алар хакында һәм Татарстан Республикасы гимны турында мәгълүматлар урнаштырылды. Балалар өчен күргәзмәгә күзәтү ясалды. Кичәнең икенче олешендә “Син туган ягыңны беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үткәрелде.

5 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Көз могҗизалары мизгелләре” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест-уенда катнаштылар, командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйге тәмамланганнан соң​ җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар.

5 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә “Көз могҗизалары мизгелләре” дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Балалар квест-уенда катнаштылар, командаларга бүленеп, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйге тәмамланганнан соң​ җырлы-биюле уеннар уйнап күңел ачтылар.

Ямбулат авылы китапханәсендә көзге каникул вакытында Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә карата "Хокуклар һәм бурычлар аерылгысыз", "Конституция төп законыбыз" дип исемләнгән хокукый белемнәр сәгате  һәм түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу бәйрәмнәр халыклар бердәмлегенең алга таба да үсүенә, дустанә мөнәсәбәтләрне, ныклырак икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне билгеләргә булыша.

4 нче ноябрь көнне Теләчедә уздырылган “Алтын көз-2020” бәйгесендә катнашып Баландыш авыл китапханәсе “Үз үземә аграном” номинациясендә 2 нче урынга лаек булды.

Балалар дәүләт бәйрәме тарихы,  халык берләшмәсен җитәкләгән К.Минин һәм Д. Пожарский геройлары, шулай ук Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә оештырылган христиан бәйрәме турында белделәр. Бу сәгатьнең максаты - балаларда үз иленең тарихын өйрәнүгә кызыксыну, дәүләтне саклаучыларга хөрмәт һәм Ватан язмышы өчен җаваплылык тәрбияләү иде.

«От древней Руси  до  новой России» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде.

Баландыш авыл китапханәсе көзге каникул чорында   балаларда туган як табигатенә, байлыгына карата кызыксыну уяту максатыннан “Көзге табигать” дип исемләнгән онлайн фотоконкурс оештырды. Бу бәйгедә  көзге табигать кочагында төшкән матур, үзенчәлекле фотолар белән 5 бала катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International