Әлеге уңайдан Максабаш авылы китапханэсендә мәдәният йорты белән берлектә укучылар белән - «Конституцияңне беләсеңме?» исеме астында әнгәмә үткәрелде. Чара укучыларда Костититуция , Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыту, аларга һәм Конституциягә хөрмәт, потриотизм һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.
Әлеге истәлекле датага багышлап Субаш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Конституция - илнең төп китабы» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Бүген без республикабыз белән горурлана алабыз, чөнки ул барлык өлкәләрдә дә уңышка ирешә һәм чәчәк ата. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга тәкъдим ителде. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләре яшьләрне авылыбызда оешып килүче музейдагы экспонатлар белән таныштырдылар.
Баландыш мәдәният йорты хезмәткәрләре 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышлап китапханәдә яшьләр белән «Бу кануннар буенча яшәргә» дип исемләнгән әңгәмә уздырды.
Шул уңайдан Баландыш мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Бердәм булыйк, бергә булыйк!" дигән уен-викторина уздырдылар.
6 ноябрь көнне Үзәк мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан "Минем яраткан Татарстаным" дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар Конституциянең барлыкка килү тарихы турында, аның структурасы белән таныштырдылар, шулай ук балалар ТР гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Чара ахырында алар викторинада катнаштылар.
Көзге каникуллар вакытында күңелсезлекләр, имгәнүләр булмасын өчен, 5 нче ноябрь көнне Үзәк мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре җәмәгать урыннарында, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр. Яшүсмерләр белән әңгәмә барышында һәркем белергә тиеш һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп каникулларны үткәрү буенча мөһим моментларга кагылып үтелде.
6 ноябрьдә Шармыш авыл китапханәчесе "Конституция - төп закон" китап күргәзмәсе янында "Мин һәм минем Республика Конституциясе" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде.
5 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Күңелле каникуллар» проекты кысаларында «Бергә уку күңелле!» дип исемләнгән кычкырып укулар оештырылды. Укучылар үзләре белән китапханәгә каникуллар вакытында кирәк булган әдәбият исемлеген алып килделәр. Һәркем үз исемлегеннән китап сайлап, әсәрләрдән өзекләр укыдылар. Кызыклы китаплар уку белән вакыт сизелми дә үтеп китте. Барлык катнашучылар да укуның һәрвакыт кирәк булуын аңладылар һәм яхшы кәефтә таралаштылар.
5 ноябрь көнне әлеге истәлекле дата уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Татарстан Конституциясе – халкым горурлыгы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителү тарихы, аның әһәмияте, төп законның эчтәлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Дәүләт бәйрәмнәре, Республикабызның танылган шәхесләре, язучылары турындагы белемнәрен викторина сорауларына җавап биреп тикшерделәр, күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллар белән таныштылар.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә "Конституция – илнең төп законы" исемле викторина үткәрелде. Әлеге темага багышлап күргәзмә дә тәкъдим ителде. Кургәзмәгә дәуләт символлары: флагы, гербы; Татарстанның мөстәкыйль республика булуын раслаучы төп документ Татарстан Республикасы Конституциясе куелды. Алар хакында һәм Татарстан Республикасы гимны турында мәгълүматлар урнаштырылды.