ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Туган авыл урамнары... Биредә яшәүче һәркемгә кадерле алар. Аларның һәркайсы - тарихның бер кисәге. Әлбәттә, тирә-юньне дә күрмичә, һәрберебезгә үз юлыбыз белән барырга була. Ә  без һәркайсыбыз авылның кайчан барлыкка килүе, халыкның ни белән танылуы хакында белергә бурычлы. Укучыларга авылда яшәгән һәм эшләгән танылган кешеләр турында аңлатмалар бирелде. Кемдер үзенең  бабасын искә алды. Экскурсия ахырында балалар нәтиҗә ясадылар.

«Зур этнографик диктант» Халыкара мәгърифәтчелек акциясе   2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла.  Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә.                                                                                       Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 5 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәчесе Г.Мухаметшина әлеге   онлайн проектта катнашып 91 балл җыйды.

“Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга  мөмкинлек биргән.  Шул уңайдан   Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Бердәмлектә көч!” дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Балаларга бөтендөнья халыкларының дус тату яшәүләре турында сөйләнде. Китапханәдә  әлеге  вакыйга  уңаеннан китап күргәзмәсе  эшләп тора.

Хабариха китапханәсе һәркемне белемнәрен сынап карарга "Россия халыкларының дуслыгы" викторинасында катнашырга чакырды. Шармыш авылы китапханәчесе һәм "Почемучки" клубы балалары әлеге викторинада катнашып Сертификатка ия булды.

«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе  2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла.                                                                                             Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә.                                                                                     4 ноябрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова әлеге  онлайн проектта катнашып 88 балл җыйды.

2020 елның 3 ноябрендә ел саен үткәрелә торган һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе «Сәнгать берләштерә» девизы  астында узды. Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәсе «Халыклар дуслыгы - әдәбият дуслыгы» дигән онлайн – презентация тәкъдим итте.  Презентациядә татар, рус язучылары белән беррәттән, РФ милли республикалары язучыларының әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Аларның әсәрләре авторның милләтенә карамастан, укучыга кызыклы. Төрле милләт язучылары иҗат иткән китаплар аша без башка этносларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышабыз.   Әдәбият, сәнгатьнең башка төрләре кебек үк, төрле милләт һәм дәүләт кешеләре арасында каршылыкларны бетерә, аларга бер-берсен яхшырак белергә һәм халыклар дуслыгына, Җирдә тынычлыкны сакларга ярдәм итә.

Айдар авыл китапханәсендә дә балалар өчен күңелле каникуллар дәвам итә. Китапханә - ул кешелек акылының  могҗизалы рәвештә тупланган урыны. Монда дөньяга башка күз белән карарга, элек танылмаган әйберләрнең асылын аңларга, үзебез өчен ниндидер яңа һәм кызыклы ачышлар ачарга була. 3 октябрь көнне, “Күңелле каникуллар” проекты кысаларында, кызыксынучан, тырыш, җитез һәм тәвәккәл балалар өчен китапханәдә «Яңа китаплар - яңа очрашулар» дип исемләнгән яңа китаплар көне узды. Балалар игътибарына китапханә фондында булган яңа, матур китаплар тәкъдим ителде. Гадәти булмаган биремле башваткычлар, адашкан лабиринт, әкияти викторина сораулары,  кроссвордлар - болар барысы да әлеге программа буенча тәкъдим ителде.

Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә рәсем конкурсы оештырылды, катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Балалар бик теләп теннис һәм өстәл уеннары уйнадылар.

Көзге каникуллар дәвам итә, алар белән беррәттән мәктәп яны “Кояшкай” лагерында да укучыларның  ял итүләре  алдан уйланган программа нигезендә үтеп  бара .Бүген, 5 ноябрь ,тулысы белән экологик көнгә багышланды. Иң элек авылыбызның табигать һәйкәлләренә экскурсия оештырылды, аннан рәсем конкурсы, темага карата дәрес-презентация үткәрелде. Соңыннан ике командага бүленеп экологик КВН уйнатылды.Һәр чара арасында ял итү хәрәкәтле уен белән алмаштырылды. Бүгенге көн кызыклы һәм файдалы үтте дияр идем мин, чөнки смена ахырында  укучыларның өйләргә кайтасылары килми иде әле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International