ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бу акциягә үзенең китап укучылары белән Казаклар авыл китапханәсе дә кушылды. Акция “Әбиемдә кунакта” исеме астында узды. Балалар әбиләре белән бергә күренекле якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның ​ "Татар халык ашлары" китабыннан рецептлар кулланып, татар халкының милли ризыкларын әзерләделәр. Бүгенге көн һәр өйдә бәйрәм төсмерен алды, бөтен гаиләне түгәрәк өстәл артына җыйды.

Шәдке балалар бакчасы “Көз бүләкләре”бәйгесенең  “Миләш ”номинациясендә  катнашты.

Балаларның   рәсемнәреннән  фотокаллаж ясалды, балалар ярдәме белән миләшкә такыя үрелде. “Миләш”номинациясен бакча тәрбиячесе Валимухаметова И.Г  яклады.

Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Халыклар дуслыгы китап битләрендә "дип исемләнгән тематик киштә оештырылды. Китапханәгә килүче балаларга бәйрәмнең асылы, килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат җиткерелде.  Россиянең күпмилләтле булуы турында сөйләнде. Укучылардан: "Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?», "Ни өчен без бердәм булырга тиеш?» дигән сорауларга җаваплар тыңланды. Россиялеләр өчен Халыклар бердәмлеге көне - дуслык һәм берләшү , мәхәббәт һәм татулык бәйрәме булуы турында ассызыклап үтелде.

Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, төрле дин һәм милләт халкына хөрмәт белән карасак, бе з- көчле халык.

Балаларның каникул көннәрендә  3 октябрь көнне Шәтке авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Китапханәдә әкият көне» дип исемләнгән әкиятләр һәм мультфильмнар күрсәтү кичәсе үтте.  Балалар "Кисекбаш", "Шүрәле", "Шаян песи" һ.б. татар мультипликацион фильмнары геройлары белән очрашты. Еш кына мультфильмны карыйсың да, аннан соң китабын да укыйсы килә башлый. Балаларда да шундый теләк уянды дип ышанып калабыз.

Укучыларның иҗади әсәрләр ясау фантазиясе бай һәм көтелмәгән булып чыкты. Элеге иҗади эшләр 4 ноябрь көнне районда узган  көзге ярминкәдә “Алтын көз – 2020” конкурсына тәкъдим ителде.

“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр. Әлеге көнгә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә   “Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе” исемле тарих дәресе үткәрелде.

4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне - безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән көн. Аралашу барышында балалар әлеге бәйрәмнең исемен, ни өчен бу бәйрәмне торгызу зарурлыгы туганлыгын, халыклар бердәмлеге нигезе нинди вакыйгаларга бәйле, милли бердәмлек башында кем тора, без кемнәр белән һәм ни өчен берләшергә тиеш кебек сорауларга җаваплар тапты.

3 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Без бергә” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.

Бу чарада катнашучылар өчен "Гасыр эчендә" презентациясе күрсәтелде. Укучылар дәүләт бәйрәме тарихы һәм батыр сугышчылар Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин белән таныштылар. Материалны берләштерү өчен интерактив викторина үткәрелде һәм тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясалды.

4 нче ноябрь көнне Теләче районы үзәгендә һәр елдагыча район хуҗалыклары ,фермерлар һәм мәктәпләр халыкка үзләре җитештергән продукцияларын тәкъдим иттеләр. Бу эштән Баландыш төп мәктәбе дә читтә калмады.Гадәттәгечә, ярминкә бәйрәм төсендә үтте.Җыр, бию, күңел ачу белән бергә сатучылар да сатып алучылар да бихисап иде.Халыклар дуслыгы көне уңаенан үткәрелгән әлеге чарадан һәркем канәгать калгандыр дип уйлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International