31 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә укучы балаларның каникул вакытында вакытларын файдалы итеп үткәрү, наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәгә профилактик эчтәлекле, наркоманиягә кагылышлы, аның зарары һәм сәламәт яшәү рәвешен сүрәтләгән матур әдәбият сайлап урнаштырылды. Мәсәлән: Фәүзия Бәйрәмованың “Алыплар илендә” повесте, Мәдәни Маликованың “Чәчкә балы” повестендә наркомания яшьләр мисалында ачыла. Бу теманы яктырткан мәкаләләрне, ата-аналарга киңәш өчен ясалган буклетлар куелды.
31 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә "Хыялый балачак" берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә «Компьютерда - яңалыклар, китапта – тормыш» дип исемләнгән библио-флешбук үткәрелде. Чара барышында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды. Балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Башка балаларны кызыктырырлык итеп үзләренең уй-кичерешләре ярдәмендә бу китапка реклама ясадылар. Библио-флешбук кызыклы хәм мавыктыргыч килеп чыкты.
Бу көн - Россия тарихында иң фаҗигале даталарның берсе. Бу көнне без нигезсез рәвештә репрессиягә дучар ителгән, төзәтү-хезмәт лагерьларына җибәрелгән, сөргенгә сөрелгән, тормыштан мәхрүм ителгән кешеләрне искә алабыз. Шушы дата уңаеннан Алан авылы китапханәсендә китап укучылар игътибарына “Гел хәтердә, гел истә” дип исемләнгән күргәзмә һәм “Татар әдипләре, якташларыбыз - сәяси репрессия корбаннары” исемле альбом тәкъдим ителде.
Үзәк авыл мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре "Исемнәрне онытмаска..."дигән исем астында Татарстанның репрессияләнгән язучылары һәм шагыйрьләре истәлегенә багышланган хәтер сәгате үткәрделәр. Россия тарихындагы фаҗигале сәхифәләр турында искә төшерү. меңләгән кешенең хаксыз рәвештә репрессиягә дучар ителүе, җинаятьләрдә гаепләнүе, хезмәт лагерьларына җибәрелүе, гомерләреннән мәхрүм ителүе турында балаларга сөйләделәр. Ул елларда Г.Ибраһимов, Ф. Кәрим, Х. Туфан, И. Сәлахов, Ш. Усманов, С. Баттал һ. б. “халык дошманы” дип игълан ителә. Катнашучылар игътибарына репрессиягә эләккән язучылар турында слайд-презентация, китаплар тәкъдим ителде.
Комсомол оешмасы яшь Советлар иленә сәяси һәм икътисади яктан аеруча куркыныч туган чорда гамәлгә кертелеп, һәм төзелүнең беренче көннәреннән комсомоллар илебез куәтен арттыруда,яңа шәһәрләр,завод-фабрикалар төзүдә катнашалар.
29 октябрь көнне Балыклы авылы мәдәният хезмәткәрләре шушы дата уңаеннан "Комсомол-тормыш мәктәбем" дигән исем астында ветеран комсомоллар белән очрашып,алар үз чиратында башкарган эшләре, комсомолда чыныгу алып олы тормышка аяк басулары турында сөйләделәр.
Илебез елъязмасына күңелләрне өшетерлек вакыйгалар да уелып калган. Шуларның берсе - репрессия еллары. 1920 елдан башлап 50 нче елларга кадәр элеккеге Советлар Союзының 10 миллионнан артык кешесенә "кара тамга" тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә. Меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, күпмесе төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла, үзәкләргә үтәрлек кимсетелү, җәберләүләргә дучар ителә, сабыйлар әти-әниләреннән тартып алынып балалар йортларына таратыла. Гаделсезлек корбаннарының үзләренә генә түгел, туганнарына, балаларына да "халык дошманы" булып яшәргә, газаплар, түбәнсетелүләр эчендә янарга туры килә.
Әлеге дата уңаеннан Күкчә авыл клубында китап күргәзмәсе ясалып куелды.
Бүген Теләченең 1 нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеме белән тәрбияче Гильфанова Ф. Н. «Әкият дөньясында коррупция» дигән темага коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча шөгыль үткәрде, анда балалар «ришвәт», «рэкет», «янап акча алу» кебек сүзләрнең төшенчәләрен аңладылар, әкият персонажлары аша тормыштан төрле ситуацияләрне карадылар, уеннар уйнадылар. «Коррупциягә каршы бергә! " видеоролигын карау балаларны тормыштагы хәлләргә битараф калдырмады. Алар, үсеп җиткәч, мондый законга каршы юллар белән көрәшәчәкләр, үз көчләреннән килгәнчә, аны бетерергә ярдәм итәчәкләр, дип вәгъдә иттеләр. Мондый чаралар үсеп килүче буынның үзаңын югары дәрәҗәдә һәм төгәл гражданлык позициясен тәрбияли.
Максабаш авыл китапханәчесе Лилия Мингазова XIII Дөньякүләм «Әдәби марафон»да катнашты. 21 көн дәвамында татар телендә укыган китапларның ошаган өзекләре Вконтакте социаль челтәрендә урнаштырылып барылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Әлеге акция кысаларында китапханәче Л. Петрова өйләргә йөреп, өлкәннәрне китап, газета-журналлар белән тәэмин итә. Чираттагы баруында ул Надежда Кузьминаларнын өендә булып яңа кайткан китаплар, газеталар белән таныштырды.
Бу бәйге туган авыл, туган якка багышланган җырлар белән уздырылды. Чарада берләшмәгә йөрүче укучылар катнаштылар. Алар ике командага бүленеп ярыштылар. Бәйгедә дуслык җиңде.