ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

#СТОПВИЧСПИД акциясе кысаларында 2020 елның 26 ноябреннән 4 декабренә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрә. Акция Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә туры китерелгән һәм ВИЧ-инфекцияне профилактикалауга һәм бу авыру турында халыкка хәбәр итүгә юнәлдерелгән.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

31 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары  Сәламәтлек көне кысаларында торле спорт ярышларында, уеннарда катнаштылар.Физик күнегүләр, спорт ярышлары куңелләрне күтәрә, сәламәтлекне ныгыта,.

31 нче октябрь көнне Баландыш төп  мәктәбендә  укучыларда  сәламәт  тормыш  рәвеше,  дөрес  туклану,    көндәлек    режимны    төгәл    үтәү,   сәламәтлекне    саклау    һәм    ныгыту    күнекмәләре  булдыруга  омтылыш  тәрбияләү максатыннан , “Сәламәтлек көне “үтте.  5-9 нчы сыйныфларда бердәм сәламәтлек дәресләре уздырылды ,башлангыч сыйныфларда күңелле стартлар үткәрелде.

Сәяси репрессияләрдән җәфа күргәннәрнең һәммәсе өчен дә бу - кайгы һәм хәсрәт көне. Яшь буын өчен бу - безнең гади булмаган тарихыбыз турында уйлану көне. Шул унайдан 30 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Гасырлар кайтавазы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде.

Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә Ибраһим Салаховның “Колыма хикәяләре” китабына онлайн күзәтү үткәрелде.

Сәяси репрессияләрдән җәфа күргәннәрнең һәммәсе өчен дә бу - кайгы һәм хәсрәт көне. Яшь буын өчен бу - безнең гади булмаган тарихыбыз турында уйлану көне. Шул унайдан 30 октябрь көнне Субаш авыл китапханәсе клуб белән берлектә “Гасырлар кайтавазы” дип исемләнгән күргәзмә оештырды һәм күргәзмәгә күзәтү үткәрде.

Газета һәм журналлар укучыларга әйләнә-тирәдә булган бар нәрсә турында заманча мәгълүмат бирә, иң кызыклы вакыйгаларны, фактларны күрсәтә һәм безне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Әлеге тема буенча Шармыш авыл китапханәсендә «Что лист печатный нам готовит» дигән сөйләшү булды. Газета һәм журналларның мәкаләләрен укып, укучылар укыганнары турында фикер алыштылар һәм киңәшләрен бирделәр.

 30 октябрь -  илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә “Үзәк өзгеч бер хатирә булыр бу чорларның яман яңгыры” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Бу дата һәммә кешегә илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында искәртә. Ул вакытта миллионлаган совет халкы, шул исәптән, милләтебезнең зыялылары, язучылар нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителгәннәр. Күргәзмәдә шул шомлы еллар кайтавазы турында язылган әсәрләр урын алды.

  Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу   үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белү өчен кирәк.

Субаш авыл китапханәсе "Йортларга - китап нуры" дигән девиз астында, өлкән китап укучыларыбызның өйләренә барып китаплар, газета-журналлар белән таныштыру оештырды.

Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авылдашыбыз, репрессия корбаны Гомәр Байчуринны искә алып "Кыелган җаннар, бозылган язмышлар "   исеме астында тугәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International