Кадерле дуслар! 3 - 8 нче ноябрь көннәрендә Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктант” дип исемләнгән акция үткәрелә. Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм чит илләрдә онлайн - форматта үткәрелә . Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” катнашу Сездә Туган илебез халыкларын, төрле милләттән булган туганнарыгызның , дусларыгызның яшәү традицияләрен якыннан белү теләген уятыр дип уйлыйбыз. Илебезнең төп байлыгы, җиңелмәс көчле булуы - халыклар дуслыгында. Бөтендөнья акциясе “ Зур этнографик диктантта” барлык теләгәннәр катнаша ала. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! “ Зур этнографик диктант” акциясендә катнашыгыз!
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Казаклар авыл китапханәсе "Бердәм Россия" партиясенең "Кече Ватан мәдәнияте" федераль партия проекты инициативасы белән оештырылган "Бөек Җиңүнең яшь геройлары" акциясендә катнаша. 28 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дип исемләнгән буклет эшләнде. Буклетта Бөек Ватан сугышы елларындагы балаларның, шул исәптән пионер-геройларның батырлыклары турында мәгълүматлар тупланды. Бу буклетлар укучыларга таратылды һәм аңа күзәтү ясалды.
Баландыш авыл китапханәсе "Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне" Халыкара акциясендә катнашты һәм Диплом белән бүләкләнде.
Китапханәче укучыларны газета, журнал, мәкалә, журналист дигән төшенчәләр белән таныштырды. Балалар белән бергә газета һәм журналларның үзенчәлекле һәм охшаш билгеләрен ачыкланды. Балалар журналларының өстәмә уку, әйләнә-тирә дөнья турында кызыклы мәгълүмат алу, фикерләүне үстерү, күңел ачу һәм ял итү өчен кирәклеген ачыкладылар. Бер-бер артлы "Сабыйга","Салават күпере" журналлары, "Көмеш кыңгырау" газетасы тәкъдим ителде.
29 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре урта һәм югары сыйныф укучылары өчен «Достоевский: штрихи к портрету» дип исемләнгән буклетлар һәм китап кыстыргычлары әзерләде. Буклетлар китапларга реклама ясый һәм укучылрда китап укуга кызыксыну уятырга ярдәм итә. Шулай итеп, укучыларны Достоевскийның иҗаты кызыксындырыр дип өметләнәбез. Китап кыстыргычларында автор турында кыскача мәгълүмат тупланса, буклетта аның әсәрләре турында сөйләнә
Яшьләрне наркотикларның зарарлы йогынтысыннан коткару һәм үсеп килүче буынны бу афәттән саклап калу максатыннан 28 нче октябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Наркотиклар - хәвеф билгесе” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды.”Без наркотикларга каршы” дигән күргәзмә куелды.
Берләшмәнең оешуына күз салсак, ул 1996 елның 1 ноябрьеннән башлана. Аның башында Татарстанның атказанган укытучылары Тәнзилә Шәрәфиева, Равил Галәвиев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ризидә Дәүлиевалар тора.
2020 елның 29 октябрендә Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә 5 ел тула. 29 нчы октябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары РДШ оешмасы сафына керде.Педагог-оештыручы Мөбарәкшина Ф.Г. аларны РДШ положениесе белән таныштырды ,укучылар оешмага кергәндә ант бирделәр.Соңыннан "Россия мәктәп укучылары хәрәкәте" гимны яңгырады.
28 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектэ”Күңелле балачак” берләшмәсенә йөрүче балаларга “Гербарий” конкурсы уткәрде. Конкурска балалар төрле агач яфраклары җыеп алып килгәннәр һәм шуларны нинди агачныкы икәнен танып белделәр.
Бу аның кечкенә Ватаны, ә шундый кечкенә туган почмакларыннан безнең зур Ватаныбыз тора. Һәр кеше үз Ватанын ярата. Безнең Ватан - Татарстан Республикасы - картада алай ук күп урын алмый. Әмма табигать байлыгы һәм матурлыгы буенча ул күп кенә Европа дәүләтләре белән бәхәсләшә ала. Ачы авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан - туган ягым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең «История и современность», «Герб, флаг и гимн моей Республики», «Лучезарная Казань», «Культура и традиции» бүлекләрендә укучылар игътибарына күп милләтле республикабызның тарихы һәм үсеше, традицияләре, мәдәният һәйкәлләре һәм истәлекле урыннары турында вакытлы матбугат, китаплар тәкъдим ителде.