ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек”ләр  тапшырылды.  Проектның максаты - яшь буын аңында мәдәни кыйммәтләр һәм рухи байлык формалаштырырга ярдәм итү, балаларны төп мәдәни вакыйгалар, республиканың мәдәният учреждениеләре белән таныштыру.

Баландыш авылы китапханәчесе мәктәп укучылары өчен Бөек Җиңү геройлары - пионерлар турында видеоролик әзерләде.

27 октябрь көнне Югары кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары җитәкчеләре Юсупова Сәринә белән берлектә ”Без - наркотикка каршы ” дип аталган акция үткәрделэр. Акция вакытында укучылар урамда очраган кешеләргә наркотикның нинди афәт әйбер икәнен аңлаттылар.

Сугыш елларында катнашкан яшьтәшләре өчен горурлык, Ватанга, газиз халкыбызга, Бөек Ватан сугышы турындагы матур әдәбият әсәрләре укуга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан “Сабыйга” китап укучылар берләшмәсенә йөрүче балалар өчен   видеопрезентация әзерләнде.

28 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрелде. Китапханәче сугыш елларында әтиләре һәм сугышчы абыйларының янәшәсендә булган пионерлар - Бөек Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Балалар игътибарына Таня Савичеваның   “Блокада көндәлегенә” күзәтү үткәрелде.

Айлыкның төп максаты – күзләре начар күргән кешеләргә игътибарны тагын да арттыру. Күз күрүе начар булган кешеләрне дә китап укуга җәлеп итәргә мөмкин. Китапханә алар өчен дөньяны танып белүнең киң мөмкинлекләрен ача. Әлеге айлык уңаеннан 28 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Күрә белсә күңел күзләре” исемле темага күргәзмә куелды.

Әңгәмәне медицина хезмәткәре, фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Галявиева Г.Г. үткәрде.

Максаты-балаларның белемнәрен киңәйтү; балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы караш тәрбияләү.

27 октябрь көнне Югары кибәхуҗа авыл мәдәният йорты  китапханә урта мәктәпнен 10 сыйныф укучылары җитәкчеләре Юсупова Сәринә белән берлектә”Без -наркотикка каршы ”  дип аталган акция уткэрделэр. Акция вакытында укучылар урамда очраган кешеләргә наркотикның нинди афәт әйбер икәнен аңлаттылар.

Конкурска дип берләшмәгә йөрүче балалар төрле агач яфраклары җыеп алып килгәннәр һәм шуларны нинди агачныкы икәнен танып белделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International