«Бердәм Россия» партиясе «Кече Ватан мәдәнияте» партия проектын тормышка ашыру кысаларында Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел тулу уңаеннан «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән хәтер акциясе башлап җибәрде. Әлеге акция уңаеннан 28 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яшь геройлар Л. Голиков, З.Партнова, М. Казей, В.Котик турындагы мәгълүматлардан күргәзмә куелды.
Шул уңайдан, Баландыш мәдәният йортында «Туган ягым – яшел бишек» дип исемләнгән стенд эшләнде. Стендта төрле елларда төшелгән фотосурәтләр урын алды. Алар авылыбыз тарихын, көнкүрешен, тормыш-яшәешен чагылдыралар.
21 көн дәвамында һәр катнашучы көн саен китап укып, иң кызыклы, матур өзекләрне Вконтакте социаль челтәрендә үз аккаунтында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бара. Шушы онлайн марафонда Шәтке авылы китапханәчесе Кәүсәрия Галимуллина да катнашты.
Әңгәмәнең максаты: тәмәке тартуның организмда көчле үзгәрешләр китереп чыгара торган авыру икәнлеген аңлату; тәмәке төтененен тартмаучылар тарафыннан шулай ук куркыныч һәм зарарлы булуы; тәмәке төтененнән качу гадәтен формалаштыру.
Шәтке авылы китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов поэзиясе көннәре» дип аталган VIII төбәкара акциясенә кушылып Дипломга лаек булды.
Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга аларга тыныч яшәргә ирек бирмәгән, һәркөнне җәберләүләргә дучар итеп торган. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 28 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Гөнахсыз корбаннар шәүләсе» исеме белән сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнен билгеләп үттеләр. Бу кичәдә китапханәче берләшмәгә йөрүче югары сыйныф укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде.
Хокуклар - кешегә шәхес буларак яшәү һәм үсү өчен кирәк шартлар. Һәрбер кешенең яшәргә, ирекле һәм бәхетле булырга хокукы бар. Ә балаларның аерым хокуклары да бар.
Ә нәрсә соң ул бурычлар?
Бурычлар – кеше тарафыннан ул үзе һәм калганнар тыныч кына яшәсеннәр һәм эшләсеннәр өчен башкарылырга тиеш хәрәкәтләр.
28 нче октябрь көнне Күкчә авыл клубында төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән " Хокукларыбыз һәм бурычларыбыз" дигән темага әңгәмә булып үтте. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алдылар.
Балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, "Кызыклы шәкерт" шигырен сәхнәләштерделәр, ел фасыллары турында табышмакларга җавап бирделәр, Г.Тукай әкиятләрен искә төшерделәр. Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар. Кечкенәдән үк балаларда бөек шагыйрьнең шәхесенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе уяту мөһим.
Баландыш төп мәктәбе укучылары төрле иҗади конкурсларда яратып катнашалар. Су объектларында балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үткәрелүче «Бозда һәм суда сак булырмын» дип исемләнгән республикакүләм рәсем конкурсы да аларны битараф калдырмады. Әлеге конкурста башлангыч сыйныф укучылары актив катнашты.
Акциянең шартлары гади - үзең укыган китапны китапханәгә бүләк итеп, башкаларга да яңа китап уку мөмкинлеге тудыру. Шушы акция кысаларында безнең китапханәбезгә Шәрәфетдинова Нәкия Абдулла кызы балалар өчен “Библиотека мировой литературы” сериясеннән 58 данә китап бүләк итте.Бу китаплар яшь буын укучыларыбызга тәкъдим ителәчәк һәм китап фондында сакланачак.
.