26 июнь көнне мәдәният һәм ял паркында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан нәшер ителгән Бөек Җиңүнең 75 елллыгына багышланган «Татарстан: все для фронта, все для Победы!» дип исемләнгән китабы тантаналы рәвештә Теләче муниципаль районы үзәк китапханәсенә һәм мәктәп китапханәләренә тапшырылды.
«Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясе Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча игълан ителгән Хәтер һәм Дан елы кысаларында уза.
1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе СССРга бәреп керә . Бу көн 27 000000 совет гражданнарының гомерен өзгән сугыш башланган көн. Ел саен бу фаҗигале датада без тыныч тормышыбыз өчен үз - үзләрен корбан иткән кешеләр истәлегенә «хәтер шәмнәре» кабызабыз.
"Хәтер шәме" акциясенә кушылып, бу дөньяны саклаучыларны искә ал!
24 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре «Тынычлык күгәрчене» Бөтенрусия флешмобында катнаштылар. Ак күгәрчен - дөньяның иң танылган тынычлык символы.
Теләче мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Д.С һәм җирлекара китапханәләр мөдире Дәүлиева Р.М. районыбызда борынгы авыллардан саналган Төрек-Тәмтедә булып, авылның тарихи урыннарын барладылар. Шул исәптән китапханә эшчәнлеге белән дә таныштылар.
Ак күгәрчен-дөньяның иң танылган символы. Флешмобта катнашып, без Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга, бөтен планета өчен Тыныч күкнең мөһимлеген саклаучыларга рәхмәтебезне белдерэбез.
Баландыш авыл китапханәсе «Хәтер шәме " Бөтенроссия акциясендә катнашып Дипломга ия булды.
2020 елның 25 июнь көнендә Ямбулат авылында яшәүче тыл ветераны Саттарова Рәисә Шәhивали кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәисә апага Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен hәм истәлекле буләк тапшырды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
24 июнь көнне Казаклар авылы китапханәсе, «Хыялй балачак» берләшмәсенә йөрүчеләр белән берлектә, «Тынычлык күгәрчене» дип исемләнгән бөтенроссия флешмобына кушылды һәм бүгенге тыныч тормыш символы булган күгәрчен рәсемен ясады.
Ак күгәрчен-дөньяның иң танылган символы. Шармыш авыл китапханәсендә «минем шәхси күгәрчен дөнья " акциясе узды, шул рәвешле без «Тынычлык күгәрчене»флешмобына кушылабыз. Флешмобта катнашып һәркем Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерә, бөтен планета өчен тынычлыкның мөһимлеген белдерә, без барыбыз да үзебез өчен һәм киләчәк буын өчен Тынычлыкны сакларбыз.
Ак күгәрчен - дөньяның иң танылган тынычлык символы. "Тынычлык күгәрчене" флешмобын оештыручылар халыкны 24 июнь көнне, бүгенге тыныч тормыш билгесе итеп, күгәрчен сынын ясарга чакыра.
Флешмобта катнашып, һәркем Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерә, бөтен планетага тыныч тормышның мөһимлеге турында хәбәр сала.
Без үз күгәрченнәребезне фотога төшереп, тынычлык теләп, интернет киңлегенә "очышка" озатабыз.