Айдар авыл китапханәсе #Тынычлык күгәрчәне #Җирдә Тынычлык флешмобында катнашты.

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Ак күгәрчен - дөньяның иң танылган тынычлык символы. "Тынычлык күгәрчене" флешмобын оештыручылар халыкны 24 июнь көнне, бүгенге тыныч тормыш билгесе итеп, күгәрчен сынын ясарга чакыра.

Флешмобта катнашып, һәркем Ватаныбызны авыр сугыш елларында саклап калган ветераннарга рәхмәт белдерә, бөтен планетага тыныч тормышның мөһимлеге турында хәбәр сала.

Без үз күгәрченнәребезне фотога төшереп, тынычлык теләп, интернет киңлегенә "очышка" озатабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International