ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия  “Фото – история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып, Сертификат алды. . Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре Туголес китапханәсе.

Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә 1 июнь – бабаларны яклау көне уңаеннан “Күңелле балачагым” онлайн фото-акция оештырды. Элеге акциядә һәркем катнаша ала.

Балалар безнең гүзәл киләчәгебез! Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау – сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллетивның, әти-әниләрнең теләге һәм бурычы.

Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз. Балаларны саклыйк.Балалар бәхетле булсыннар!

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе "Обложка книги о войне" дигән челлендж акциясенә кушылып Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручы -  Койды китапханәсе-6 филиал

Айдар авылы китапханәсе китап укучылары Шайхетдинова Динә, Фаляхова Фәнзия Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган «Җиңү байрагы астында» онлайн-конкурсында катнашып  Диплом белән бүләкләнделәр. Конкурсның оештыручысы - ТР «Яшел Үзән муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе Үзәк китапханәсе.

Урта Мишә авыл китапханәчесе, Мухаметшина Гөлфия, Сахалин өлкәсе Томари шәһәре үзәк китапханәсе үткәргән “Лето Книжного цвета” исемле челтәрле акциядә катнашып Диплом белән бүләкләнде.

1 нче июнь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 37 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды.

                                                              

Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү - изге бурычыбыз. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. Үз уңышлары белән алар Теләче районының сәләтле балаларга бай булуын исбатлыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International