ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган «Библиогалерея в день библиотек» челтәрле акциясендә катнашып Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы: Камбар районы Камский китапханәсе.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы «Якты китаплар бизәкләре» исемле челтәрле акциягә кушылып Сертификат белән бүләкләнде. Акция Бөтенроссия китапханәләр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. Шушы көннәрдә безнең балалар бакчасында да милли  бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала  ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка  йомырка салып йөгерү, канат тарту, зур галош киеп йөгерү  кебек  төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. 

Шармыш авыл китапханәсе Балаларны яклау көненә багышланган " Бәхетле син, бәхетле мин, балаларны яклау көне белән!" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Конкурска эшләнмәләр, рәсемнәр, фотографияләр, презентацияләр, видеороликлар һәм башка иҗади эшләр тәкъдим итәргә мөмкин.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Халкыбызның язгы кыр эшләре тәмамлангач була торган бәйрәме- Сабантуй,  безнең Лесной балалар бакчасында балалар мәктәпкә киткән вакытта, ягъни 1 июнь-Халыкара балаларны саклау көнендә  уздырыла.

Туган ягыбызны кадерләргә,  табигатен сакларга,  авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып оештырылды. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Ә инде оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.

Баландыш авыл китапханэсендэ "Ак калфак" берлэшмэсенен эшен яктыртып "Ак калфак милли йолаларны янарта" дигэн стенд эшлэнде.

"Авылым гүзәллеге - 2020"дөньякүләм онлайн бәйгедә актив катнашкан өчен Урта Мишә авылы китапханәчесе  Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Диплом белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Новосибирск өлкәсе Черепаново Үзәк китапханәсе үткәргән  Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "Китап өчен тавыш бирәм" челтәрле акциясендә катнашып Сертификат белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International