Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып оештырылды. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Ә инде оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.
Проект Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә үткәрелде. 21 көн дәвамында әлеге проект кысаларында көн саен туган авылыңның гүзәллеген күрергә һәм әлеге гүзәллекне башка кешеләргә дә ирештерергә кирәк иде.
Бу проектта Баландыш авыл китапханэчесе Милэушэ Назипова да катнашты хэм Дипломга ия булды.