1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне

2020 елның 2 июне, сишәмбе

    Халкыбызның язгы кыр эшләре тәмамлангач була торган бәйрәме- Сабантуй,  безнең Лесной балалар бакчасында балалар мәктәпкә киткән вакытта, ягъни 1 июнь-Халыкара балаларны саклау көнендә  уздырыла.

   Бу бәйрәм балаларның иң яраткан бәйрәме. Бәйрәмдә балалар кашыкка йомырка куеп  йөгерде, биеде, җырлады,  капчык киеп ярышты, күзне бәйләп әйбер кисте һ.б. төрле хәрәкәтле уеннар уйнады. Балаларга һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм ахырында балаларны пешекче Алсу апалары яңа пешкән коймак һәм чәй белән сыйлады. Балаларга бәйрәм бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International