Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. Шушы көннәрдә безнең балалар бакчасында да милли бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, канат тарту, зур галош киеп йөгерү кебек төрле уеннарда бик теләп катнаштылар.