ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2020 ел
җомга

Күкчә авыл китапханәсе 25 апрельдән 9 майга кадәр онлайн форматта узган "Библиотөн" Бөтенроссия акциясенә кушылды һәм Ангам Атнабаевның "Кара икмәк"әсәренә видеоролик тәкъдим итте.

Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Алан авыл җирлеге торак пунктларында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм анда катнашучылар истәлегенә һәйкәлләргә чәчәкләр  куелды

Күкчә авыл китапханәчесе «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дигән халыкара онлайн-акциягә кушылды һәм Дипломга ия булды.

Урта Мишә авыл китапханәсе Кострома өлкәсе Вохом муниципаль районының балалар китапханәсе үткәргән «Китап өчен гаилә укулары» исемле акциядә катнашып Дипломга ия булды.

Теләче урта мәктәбе укучылары  читтән торып  укуны   дәвам итә. Укучылар  мәктәпне сагынып,  рәсемнәр `иҗат итәләр. Бу матур  рәсемне , Ибрагимова Эльмира  дистанцион рәсем  дәресендә,    укытучысы  И.Н. Калжанова  һәм әти-әнисе белән  берлектә ясаган . Бик матур килеп чыккан.Узегезнең уңышлар турында безгә дә языгыз. Уңышлар телибез!

14 май көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов һәм эшмәкәр Хәмит Хәкимов исеменнән районда яшәүче 55 аз тәэмин ителгән һәм мохтаҗ гаилә өчен азык-төлек җыелмалары әзерләнде. Йортларга пакетларны авыл җирлекләре башлыклары алып килде. Ураза аенда шатлыклы мизгелләр кичергән гаиләләр чын күңелдән хәйриячеләргә рәхмәт белдерделәр.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Удмуртия Республикасы Кизнер китапханәсе үткәргән “Вакыт. Китап. Мин” исемле челтәрле акциядә катнашып, Сертификат алды.

Акциянең оештыручысы - Кострома өлкәсе Вохом муниципаль районының «МБО» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең балалар китапханәсе.

Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек, бәйләнеш бирә. Ел саен 15 майда дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм яшь булса да, ул үзенә игътибарны җәлеп итәргә өлгергән.

   Шармыш авыл китапханәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимында «Безнең гаилә бәйрәме» дигән темага иҗади эшләр конкурсы үткәрде. Шәфигуллина Ралина  «Ураза бәйрәме»,  Сорокина Алисә «Яңа ел» һәм Толкач Богдан «Туган көн" рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.

«Республика матди ярдәм (компенсацион түләүләр) үзәге» ДКУ санитар-эпидемиологик хәлне һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, 2020 елның 13 маеннан башлап республика матди ярдәм үзәге бүлекчәләрендә гражданнарны шәхси кабул итү алдан язылу һәм бары тик ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша гына гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International