Гаилә кешегә мәхәббәт, хөрмәт, бердәмлек, бәйләнеш бирә. Ел саен 15 майда дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм яшь булса да, ул үзенә игътибарны җәлеп итәргә өлгергән.
Шармыш авыл китапханәсе үз-үзеңне изоляцияләү режимында «Безнең гаилә бәйрәме» дигән темага иҗади эшләр конкурсы үткәрде. Шәфигуллина Ралина «Ураза бәйрәме», Сорокина Алисә «Яңа ел» һәм Толкач Богдан «Туган көн" рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.