Шул уңайдан мәдәният үзәкләрендә дә чаралар онлайн рәвештә интернет челтәрләре аша уздырылды. Районыбыз күләмендә инстаграм һәм вконтакте сайтларында “Өйдә утыр, Теләче” акциясе игълан ителгән иде. Максабаш авылы китапханәчесе әлеге акциягә китап укучыларын актив катнашырга өндәде. Акциягә шигырь видеоязмалары , рәсемнәр җибәрелде.
Хәтер һәм дан елы уңаеннан Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә. Максабаш авылы буенча “Алар безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән акция үткәрделәр. Әлеге акция кысаларында мәдәният хезмәткәрләре авылдагы тыл ветераннары һәм сугыш чоры баларының сугыш вакытындагы хәтирәләре чагылган видеоматериалларны интернет челтерләренә урнаштырдылар.
Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 ел Россия Президенты Указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Илебез быел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы унайдан Максабаш авылы китапханәчесе тарихыбызны барлау максатыннан "Авылыбыз тарихы - фотоларда" дигән онлайн акция оештырды. Акция барышында Максабаш авылы халкыннан килгән истәлек - фотолар тупланды.
Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары үсемлекләргә матур, яхшы булып үсәр өчен уңай шартлар булырга тиешлегенә: яктылык, җылы һава, су, уңдырышлы туфрак кирәк булуына төшенәләр, гөлләр, үсемлекләр белән сак эшләргә өйрәнәләр.
Акциянең оештыручысы - Красносулино районы «Җирлекара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2020 елның 20 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра
4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар 75 ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек. Урта Мишә авыл китапханәчесе, сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап “Яу һәм хезмәт батырлыгы” исемле видео материал эшләде.
Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия 1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хөрмәтле ветераннар Ватаныбызны саклаган өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез! Илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге, үз көчегез белән башкарган киләчәк өчен рәхмәт!