Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 ел Россия Президенты Указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Илебез быел ТАССР оешуга 100 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы унайдан Максабаш авылы китапханәчесе тарихыбызны барлау максатыннан "Авылыбыз тарихы - фотоларда" дигән онлайн акция оештырды. Акция барышында Максабаш авылы халкыннан килгән истәлек - фотолар тупланды.