Шул уңайдан мәдәният үзәкләрендә дә чаралар онлайн рәвештә интернет челтәрләре аша уздырылды. Районыбыз күләмендә инстаграм һәм вконтакте сайтларында “Өйдә утыр, Теләче” акциясе игълан ителгән иде. Максабаш авылы китапханәчесе әлеге акциягә китап укучыларын актив катнашырга өндәде. Акциягә шигырь видеоязмалары , рәсемнәр җибәрелде.