Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды.
Кичәне Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Махмутов Фәрит Равиль улы башлап җибәрде,авыл халкын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап үтте. Бәйрәм җыр, бию, уеннар белән үрелеп барды.Кичә барышында лотерея да уйнатылды.Кичәне дискотека тәмамлады.
Дискотекада 80-нче, 90-нчы еллар җырларына шул елларда яшь булган абый-апалар биеделәр, шул заман уеннарын уйнадылар. Дискотекадан соң “теге заман”нан чыннан да икенче төрле - үзгә бер күңеллелек, гаеп итешсез - гадилек хисе калды.
Бездә Шармыш авылында ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары уза. Яңа елны каршылауга бәйрәмгә кадәр озак әзерлек бара. Быел китапханәдә «Что нам готовит год грядущий " дигән астрологик сәгать үткәрелде. «Яңа елны каршылыйбыз» дип исемләнгән күргәзмә – Сюрприз «металл күсе елын ничек каршыларга» дигән файдалы киңәшләр бирде.
1 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында Роберт Галиев җитәкчелегендәге Казан авыл хужалыгы университетының «Тургай»студентлар халык театры Рәдиф Сәгъдинең « Кайт, бәгьрем, кайт» музыкаль комедиясен күрсәттеләр.
2 гыйнвар көнне Шармыш авыл клубында «Күңелле Яңа ел» дип исемләнгән Яңа ел иртәсе узды, аңа иң изге күңелле һәм ярдәмчел балалар чакырылды. Бу чараны балаларның яраткан геройлары-Кыш Бабай, Кар кызы, кар көртләре алып барды. Яңа ел бәйрәме кысаларында «Яңа ел әкияте " үткәрелде. Балалар бик теләп күңелле уеннар уйнадылар, Яңа ел шигырьләре укыдылар, күңелле конкурсларда катнаштылар
Бу чара авыл халкы тарафыннан актив хуплана. 200 лотерея билеты уйнатылды. Бу кичтә бәхетлеләргә зур уңыш елмайды.
Күргәзмәдә китап һәм журналлар җыю һәркемгә дә файдалы булачак. Ошаган китапны яки журналны өйгә алып, тылсымлы кышкы кичтә гаилә белән бергә кычкырып укырга була. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар укучыларыбызны куандырыр һәм бәйрәм көннәрен онытылмас итәр дип ышанабыз.
Бәйрәмдә килгән кунакларның җырлары, шигырьләре, биюләре белән берлектә төрле уеннар да уйнатылды.