ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2020 ел
якшәмбе

Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, Убырлы, Шүрәле һәм  Кар бабай да кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, аның белән бергә биеделәр һәм  уеннар уйнадылар. Бәйрэм балаларга  һәм килгән кунакларгада бик ошады.

Быел да искәрмә түгел. Бәйрәм алды кәефен тагын да күтәреп, күңелләрдә матурлык һәм хозурлык уятып балалар бакчасы территориясендә кардан ясалган фигуралар, әкият персонажлары барлыкка килә. Бу эш  бергәләп, күмәкләшеп башкарыла. Кар сыннары балалар бакчасына керү юлын бизәп тора.

3 гыйнвар көнне Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында узучы республикакүләм конкурс кысаларында эшче төркем Теләче районында булып китте.Төркем тарафыннан район үзәгенең һәм Баландыш авылының Яңа ел бизәлеше каралды. Бу чарада  Баландыш төп мәктәбе дә читтә калмады, тырышып эшләделәр. Барлык килгән кунакларның йөзләре шатлыктан балкыды.   

Ул безгә ел буена җитәрлек күп тәэсирләр һәм хис-кичерешләр бүләк итә. Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы коллективы, Яңа ел алдыннан әлеге хисләр балаларның һәм әти-әниләрнең күңелләрдә тагын да тирәнрәк саклансын өчен, бинаны тышкы яктан да, эчтән дә бизәде. 

Яңа ел бәйрәмнәрен кардан ясалган сыннарсыз күз алдына китереп булмый. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә  кардан сыннар ясадылар.  Укучылар ясаган искиткеч сыннар мәктәп тирәсендә   балаларны көтәләр. Алар барлык балалар  һәм  өлкәннәр  куңелендә Яңа ел бәйрәмнәре  шатлыгын тудыралар. Район комиссиясе матур сыннарны карап, укучылар эшчәнлеген югары бәяләде. 

Яңа ел тамашалары узган залда матур, уңайлы һәм күп кеше иде. Чыршы бәйрәмнәре күңелле музыка белән башланып китте. Геройлар балалар белән бергә төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үттеләр. Бәйрәмгә чын Кыш Бабай һәм Кар кызы килде. Укучылар бәйрәмгә килүчеләрне матур күренешләр, җырлар белән сөендерделәр. Һәр сыйныф үзенең концерт номерларын күрсәтте. Укучылар сыйныфташларының чыгышларын кызыксынып карадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм мәктәп сувенирлары тапшырдылар. Бәйрәм чыршы янында гомуми әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды.

Декабрьнең беренче көннәреннән үк күңелләрдә башлаган сихри, әкияти күренешләр, еш кабатланган Яңа ел җырлары, Кыш бабайлары бергә кушылып, бәйрәм төсмерен арттырамы, күңелгә яктылык-өмет бирәме, әмма шунысы хак: һәр ел саен бу бәйрәм элеккечә үк өлкәннәр дә, балалар да көтә торган бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә.

Бик күңелле һәм кызык булды. Концерт өлешендә яңа ел җырлары җырладылар, биеделәр, музыка коралларында уйнадылар. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызы да булды, бу балаларны да, ата –аналарны да бик шатландырды.

Лоторея концерт номерлары, уеннар белэн урелеп барылды.

Бәйрәм кичәсе "Абыстайлар" дип исемлэнгэн театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, анда популяр Яңа ел җырлары, биюләр, күңелле уеннар һәм конкурслар да яңгырады. Бу бәйрәм кичәсенең барлык буыннарны берләштерүе һәм һәркемне яңа елдан ниндидер үз хыялын, үз өметен, могҗизасын алуы да мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International