Яңа ел – түземсезлек белән көтә торган бәйрәмнәрнең берсе. 26, 27 декабрьдә мәктәптә яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. 26 декабрьдә 6-11 сыйныфлар өчен “Яңа ел бал-маскарады”, 27 декабрьдә укучылар үзидарәсе көче белән 1-5 сыйныфлар өчен “Яңа ел калейдоскобы” уздырылды. Тамашалар алдыннан мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин укучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.
Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре Яңа ел балалар күңелендә матур һәм кабатланмас бәйрәм булып истә калсын өчен, бакча бинасын тышкы яктан төрле гирляндалар белән бизәде. Бу гирляндалар кич белән кабынгач, тирә-якны бизәп, бәйрәм рухы тудырып торалар. Шулай ук хезмәткәрләр балалар бакчасына керү юлына буйлап әкияти кар сыннары ясап куйдылар. Быелгы Яңа елның символы – күсене дә әвәләргә онытмадылар!
28 нче декабрь көнне Олы Мәтәскә балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Бәйрәм бакча мөдиренең бик матур бәйрәм котлавы белән башланып китте. Аннары сүз балаларга бирелде. Алар җырлар, биюләр башкарды, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Бүлмә уртасында урын алган бизәлгән чыршыбыз, бәйрәмчә кәеф бүләк итте. Күңелле генә тамаша кылганда Кыш бабай да килеп җитте. Ул балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште. Аннары бергәләп төрле уеннар уйналды. Бәйрәм әниләргә, балаларга , килгән кунакларга бик тә ошады.
5 гыйнвар көнне Кукмарада узган "Кукмара итекләре" республика фестивалендә безнең район яшьләре дә катнашып,уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Коридорларны төрле кул эшләнмәләре белән бизәсәләр, мәктәп тирәлегендә әкият геройларыннан торган кар шәһәрчеге төзеделәр.
Яңа ел - ул тылсым һәм серлелек чоры! Бездә Яңа ел алдыннан тылсым дөньясына чумарга булдык һәм кардан сыннар ясадык. Безнең бакчабыз тагын да матурланды!
Менә иң матур,әкияти һәм күңелле Яңа ел бәйрәмнәре дә килеп җитте. Сауш балалар бакчасы балалары һәм аларның әти-әниләре өчен 28 нче декабрь көнне Яңа ел иртәсе узды. Яңа ел ул – балалар өчен хыялларның тормышка ашуы , Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият геройлары белән тылсымлы очрашулар да. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән рәхәтләнеп күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар , биеделәр, күңелле уеннар һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Бәйрәм бик күңелле һәм шатлыклы булды. Әти-әниләр күңелендә яңа тәэсирләр һәм хисләр калдырды. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды.
Яңа ел-балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан бәйрәме. Могҗизалар һәм тылсым вакыты җитә, барысы да теләк теләгәндә, Яңа ел могҗизаларына ышана. Балалар Кыш бабайга хатлар яза, чыршы астында бүләкләр көтә, ә гирляндасыз нинди чыршы? Төрле чәчәкләр белән бизәлгән якты утлар нәниләрне дә, өлкәннәрне дә таң калдыра. Әмма алар ни дәрәҗәдә куркынычсыз?
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, традиция буенча, Сауш балалар бакчасында «Яңа ел бизәкләре» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне әзерләүдә ата-аналар һәм бакча хезмәткәрләре актив катнашып, үзлǝренеӊ иҗади фантазиялǝрен, хезмәт сөючәнлек һǝм энтузиазмнарын күрсәттеләр. Төрле материалдан ясалган эшләнмәләр үзлǝренеӊ искиткеч матурлыгы, иҗадилыгы, мавыктыргыч булуы белән гаҗәпләндерде. Без искиткеч Яңа ел күргәзмәсе оештыруда катнашучылырныӊ барысына да рәхмәт белдерелде.