Иске Җөри авылы китапханәсендә каникулда китап укырга килгән укучылар белән «Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Яңа ел чыршысы тарихы турында һәм әлбәттә Кыш бабай турында фикер алыштылар. Укучыларга “Китап битләрендә Кыш” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар бик теләп күргәзмә белән таныштылар, кыш турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Чара ахырында китапханәче балаларның барсына да баллы призлар таратты.
29 нчы декабрь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә, Яңа ел кичәсе, Балмаскарад бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе төрле күңелле уен-конкурслар, җыр- биюләр белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килгәч , кичәбез тагы да җанланып китте. Бәйрәмдә катнашучылар төрле конкурс, ярышларда катнашып матур бүләкләр алдылар. Һәркем күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.
3 гыйнвар көнне, Яңа ел каникуллары вакытында, Теләче җирлекара китапханәсендә, «Мы любим сказки братьев Гримм» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар Якоб һәм Вильгельм Гримм әкиятләреннән рәсемнәр ясадылар.
Китапханәче акциядә катнашучыларны популяр китаплар белән таныштырды, шулай ук “Китап уку ничек яхшы! Китап уку модалы!” дигән күргәзмәгә күзәтү ясады.
Бәйрәм чарасы җырлар, биюләр, төрле уеннар, кызыклы чыгышлар белән бергә үрелеп барды. Лотерея билетлары уйнатылды. Чара бик күңелле үтте, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.
Барысы да иске елда калсын, ә яңа елның беренче минутларыннан ук тормыш тиз үзгәреп, бәхет, сәламәтлек, алып килсен! Безнең яныбызда ышанычлы дуслар булсын! Яңа елда безнең белән бары тик күңелле сюрпризлар гына булсын!
28 декабрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре бөтен авыл өчен «Открытие елки» бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм мәдәният йорты бинасында дәвам итте, чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, яңа ел җырларын җырладылар, бәйрәм бик күңелле узды.
Балалар иртәсендә мәктәп укучылары арасында иң яхшы Яңа ел газетасына һәм авыл китапханәсендә үткәрелгән «Наряди елку» рәсеменә конкурста җиңүчеләрне котладылар.
2020 елның 1 гыйнвар көнендә Югары Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Низамова Миннегөл Гәйнетдин кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Миннегөл апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Теләче җирле бүлеге башкарма сәркатибе Роберт Арсланов һәм Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов Миннегөл апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
2020 енче елның 4 январь көнендә Теләче районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Шамсутдинов Фәннүр һэм Шаймарданова Ризәлә никахларын рәсми рәвештә теркәделәр.
Яшь Шайхутдиновлар гаиләсенә ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан истәлек билгесе һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Әлеге бүләкне Теләче районы башкарма комитеты җитәкчес урынбасары Гиниятуллин Динар Сәет улы тапшырды. Шайхутдиновлар гаиләсенә мәңгелек мәхәббәт, озын гомер, гаилә бәхете теләп калабыз!
2019 елның 28 декабрендә Арчада 2009,20010, 2011 елда туган малайлар, кызлар арасында йөзу буенча ярышлар булып үтте. 2011 елда туган малайлар арасында Гыйниятуллин Әмир 1 урын яулады (Тренеры-Заһидуллин Булат).