2019 елның 28 декабрендә Әтнә районында көрәш буенча 2005 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Кыш бабай призына ачык турнир булып үтте. Барлыгы 8 районнан 130 спортчы катнашты. «Теләче» спорт мәктәбеннән дә көрәшчеләр чыгыш ясады.
Бәйрәм чарасы бик күңелле үтте.Мәктәптә бәйрәм рухы хөкем сөрде.Барлык укучылар да Яңа ел кичәсенә ныклап әзерләнгәннәр, һәр укучы тамашачылар алдында матур итеп чыгыш ясады.
Бәйрәм кичәсе мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. котлавы белән башланып китте. Гөлшат Гаптравефовна укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне, кунакларны узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе 2020 елда сәламәтлек, бәхет-шатлык, зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабында җиңүче, призер булган укучылар грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел тамашасы үзенең кызыклы сценарие, күз явын алырдай костюмнары белән һәркемнең исендә калды.
Кино-мәдәниятнең аерылгысыз өлеше. Кино күзаллауларын киңәйтә, кешенең белемен арттыра, шәхес буларак үсәргә ярдәм итә. Шуңа күрә без аны укучыларыбызга якынайтырга тырыштык. Бу көнне «Книжные краски кино и мультфильмов» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда «Война и мир», «Идиот», «Тихий Дон», «Цыган», «А зори здесь тихие» һ.б. нәфис фильмнар төшерелгән китаплар тәкъдим ителде. Безнең укучыларга «Какому фильму принадлежит данная строка» дигән викторина тәкъдим ителде.
2019 елның 28 декабрендә Балтачта 2005-2007 елда туган яшүсмерләр арасында кул көрәше буенча ачык турнир булып узды. Тренер Кыямов Айрат һәм Галимҗанов Рәмис җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе спортсменнары да катнашты һәм уңышлы гына чыгыш ясады.
26 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтте. Укучыларыбыз бәйрәмдә “ Хуш киләсең Яңа ел!” программасы белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм 2 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясау, уку алдынгыларын бүләкләү белән башланып китте. Иҗади конкурсларга да нәтиҗә ясалды. Яңа ел тамашасы җыр, бию, кызыклы уеннар, сюрпризларга бик бай булды. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар. Яңа еллар балаларга саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, ныклы белемнәр алып килсен. Илләребез тыныч, көннәребез имин булсын!
Ата-аналар безнең киңәшчеләребез, ярдәмчеләребез һәм үз куллары белән матурлык тудыручыларыбыз. Ел саен Яңа ел эшләнмәләре күргәзмәсендә катнашу моңа турыдан-туры дәлил булып тора. Әти-әниләребезнең фантазиясе, инициативасы һәм иҗаты чиксез. Бөтен коллектив исеменнән күргәзмәне оештыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез . Бәйрәм кәефе, Яңа ел уңышлары, гаилә бәхете һәм иминлек телибез!
2020 елның 15 гыйнварында сәгать 11.00 дән 13.00 сәгаткэ кадәр Татарстан Республикасы Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева гражданнарны кабул итәчәк.
Сезне ихлас күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәбез! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, барлык якты хыялларыгызның тормышка ашуын телибез. Якынлашып килүче Яңа 2020 ел Сезнең өчен, игелекле эшләр һәм матур башлангычлар елы булсын, тормышыгызга яңа шатлыклар, куанычлар китерсен. Яңа ел сулышы Сезгә яшәү дәрте өстәсен,киләчәккә ышаныч, сөенечләр бүләк итсен!
29 нчы декабрь көнне район Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов Теләче муниципаль районы авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Очрашу җылы атмосферада чәй табыны артында узды. 2019 нчы эшләгән эшләргә йомгак ясалды, киләсе 2020 нче елга планнар билгеләнде. Район Җитәкчесе авыл җирлеге башлыкларын якынлашып килүче яңа ел белән тәбрик итте, җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.