29 декабрь көнне район мәдәният йортында яңа ел бәйрәме уңаеннан “Театр –яктылыка, нурга илтә” дип исемләнгән театральләштерелгән бәйрәм чарасы узды.
27 декабрь көнне Шармыш мәктәбе укучылары көче белән «Яңа ел әкияте» дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар чыршы янында рәхәтләнеп күңел ачтылар: яңа ел җырлары җырладылар, шигырьләр сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Китапханәдә нәни укучыларны «Снежное слово зимы» дип исемләнгән күргәзмә көтә иде. Күргәзмәдә кыш һәм кышкы бәйрәмнәр турында матур китаплар урын алды. Китаплардан балалар бик күп кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсәләрне белә ала. Әлеге күргәзмә "Почемучки» клубы балаларын җәлеп итте. Алар күргәзмә белән бик теләп таныштылар һәм күңеленә хуш килгән китапларны сайладылар.
Бәйрәм кичәләре директор А.Ф. Хафизов котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!
25 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 5-6 һәм 9-11 сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәм кичәсе директор Нәҗипов Р.Р. ның котлавы белән башланып китте.Уку елының беренче яртыеллыгын яхшы билгеләренә тәмамлаучылар бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме күңелле үтте!
27 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәмнәре үткәрелде. Бәйрәм кичәләре директор А.Ф. Хафизов котлавы белән башланып китте. Уку елының беренче яртыеллыгында республика олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр район мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәмнәре бик күңелле үтте!
26 декабрь көнне Ямбулат авыл клубында мәктәп һәм китапханә белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Чыршы" бәйрәме үткәрелде. Бөтен балалар да бик теләп катнаштылар: алар җырладылар, биеделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай, үз чиратында, аларга бүләкләр өләште. Бәйрәмнән бөтен балалар да бик канәгать булып бүләкләр һәм яхшы кәеф белән таралыштылар.
Ямбулат авылы китапханәсендә ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел — әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбыз аксакалы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәче Гөлия Шакурова язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Бүген Шәдке балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Балалар Кыш бабайга “Йомры икмәк” һәм “Шүрәле” әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр Матур җырлар, шигырьләр, биюләр башкарган өчен Кыш бабай балаларга бүләкләр таратты. 2020 ел барлык кешеләргәдә сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык кына китерсен!
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2019 нчы елда 4 нче саны дөнья күрде. Без анда китапханәдә булган барлык яңалыкларны яктыртабыз.
27 декабрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә мәшһүр әдип һәм галим Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан “Әдәбиятыбыз аксакалы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә язучыныӊ биографиясе яктыртылды һәм күп кенә китаплары куелды. Китапханәгә килгән укучылар бик теләп Нәкый Исәнбәтнең әсәрләреннән өзекләр укыдылар.