24 нче декабрьдә Теләче урта мәктәбендә Дәүләт янгын надзоры хезмәткәре, өлкән испектор , майор Тимерханов Ленар Марселевич булып китте. Ленар Марселевич мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшерде. Майор Тимерханов Ленар Марселевич көзге ял лагерендә тәрбияләнүче балаларга һәм укытучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрде.
Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.
24 нче декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары “Дулкын” бассейнына бардылар. “Тату сыйныф серләре” конкурсы призерлары буларак бирелгән сертификат укучыларга менә дигән ял бүләк итте. Барлык шартлар тудырылган бассейнда балалар йөзү күнекмәләрен ныгыттылар, су сихәтлеге алдылар. Укучылар бу экскурсияне оештырган оешмаларга үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Без ясаган сыннар сезгә яхшы кәеф, hәрберегезгә бәйрәм рухы өстәп торсын дигән теләктә калабыз.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә “Россия диңгезләре: диңгез экосистемаларын саклау” темасына бөтенроссия экологик дәресе үтте. Дәрес барышында методик гидлар, роликлар, анимацияле презентация файдаланылды. Әзер материаллар буенча интерактив биремнәр эшләнде, укучыларга файдалы киңәшләр язылган китап макетлары таратылды.
Бүген ,25 нче декабрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасында беренче, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары өчен Яңа ел бәйрәме үтте. Кечкенә сабыйларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш Бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре белән бергә Кар бабай да кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, аның белән бергә биеделәр һәм уеннар уйнадылар. Бәйрәм азагында Яңа еның символы Эт балаларга бүләкләр өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Кардан төрле-төрле сыннар ясау күптәннән килгән традиция булып тора.
Шәдке балалар бакчасы ишегалдында да матур әкияти сыннар барлыкка килде. Матур күренеш – могҗизалы әкият иленә кергәндәй буласың , тиздән, бик тиздән яңа ел җитә!
Тәрбиячеләр ата-аналарга "Яңа ел эшләнмәсе"проектында катнашырга тәкъдим иттеләр. Әти-әниләр балалар белән берлектә үз куллары белән кызыклы яңа ел кул эшләре ясадылар. Эшләнмәләр төрле материаллардан ясалган иде. Әлеге эшләнмәләр бакчабызның беренче этажында күргәзмәгә куелды.
24 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән "Без кышны яратабыз "дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әңгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде.
Балалар үзләренең рәсемнәрендә кышкы матурлыкны чагылдырдылар.
Балалар һәм аларның әти-әниләре бу конкурска бик теләп катнаштылар. Бик күп хезмәт һәм фантазия куеп оригиналь открыткалар ясадылар. Ә без аларны бик теләп укыдык, карадык. Әлеге зәвыклы, берсеннән- берсе матур кул эшләре үзебездә эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләргә һәм район оешмаларына Яңа ел котлавы булып юлланды. Әлеге уңайдан барлык кешеләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз: исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, эшләрегездә уңышлар телибез.