Яңа ел алдыннан безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "Яңа ел открыткасы"конкурсы узды.

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Балалар һәм аларның әти-әниләре бу конкурска бик теләп катнаштылар. Бик күп  хезмәт һәм фантазия куеп  оригиналь открыткалар ясадылар. Ә  без аларны  бик теләп укыдык,  карадык. Әлеге зәвыклы, берсеннән- берсе матур  кул эшләре үзебездә эшләп лаеклы ялга киткән хезмәткәрләргә һәм район оешмаларына Яңа ел котлавы булып юлланды. Әлеге уңайдан барлык кешеләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз: исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер, эшләрегездә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International