Кыш бабай,кар кызы белән бергә тычкан һәм убырлы да килгән иде кичәгә.Балалар әкият дөньясына чумып, үзләренең өйрәнгән шөгыльләрен Кыш бабайга һәм Кар кызына күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар,шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук, татар телчесе Сабирҗанова Л.М.белән бергә әзерләнгән "Куян кызы", " Ялкау куян куян малае" диеп аталган әкиятләрне сәхнәләштерделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
18 декабрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре мәдәният йортында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче яшьләр белән берлектә. мәдәният йорты территориясен кардан ясалган сыннар белән бизәделәр. Әлеге сыннар авыл халкына бәйрәм рухы, күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, һәр елдагыча, “Кар сыннары” конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар илһамланып иҗат иттеләр: кардан сыннар ясадылар. Һава торышы да бик матур торды, кар җитәрлек, иҗади фантазия – чиксез. Кар сыннарын бик теләп, иҗади процесс белән мавыгып башкардылар. Кар сыннары белән янәшәдә иң дәрәҗәле урыннарны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган композицияләр алып тора.
Тәрбияче зурлар төркеме балалары белән бездә кышлаучы кошларны кайгырту максатыннан бакчабыздагы агачка җимлек ясап элделәр.Тәрбияче балаларны бездә кышлаучы кошлар белән таныштырды, аларга кыш көне азык табу кыенлашуын, өйләрендә әти-әниләре белән җимлекләр ясап куярга кирәклеген аңлатты.
29 декабрьдә күренекле татар язучысы — классик Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсенең уку залында "Нәкый Исәнбәт - зур шәхес" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Нәкый Исәнбәт галим, татар фольклорын өйрәнүче буларак киң танылган.
26 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә халык язучысы, драматург, шагыйрь Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга карата “Әдәбиятыбыз аксакалы” исемле китап күргәзмәсе куелып күзәтү үткәрелде. Нәкый Исәнбәт әдәбият мәйданына бик иртә килә. Унбер-унике яшьләрендә инде ул мәдрәсәдәге иптәшләре арасында шигырьләре белән таныла, ә унбиш яшеннән матбугатта басыла башлый.
Ямбулат авылы китапханәсендә "Саулык — иң зур байлык" дигән китап күргәзмәсе куелды һәм "Без — спорт сөючеләр" дигән темага инша язу бәйгесе үткәрелде.
26 нче декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм кичәсе Теләче урта мәктәбе директоры котлавы белән башланып китте. Директор А.Ф.Хафизов укытучыларны һәм укучыларны узган ел эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм киләсе уку елында зур унышлар теләде. Уку елының беренче яртыеллыгында узган Бөтенроссия фән олимпиадаларының район этабы буенча җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр. Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте.
Укучылар дәрескә нәтиҗә ясап, әйләнә – тирә мохитне саклау өчен бердәм эш итәргә, диңгез hәм океаннар чиста булып, үзләренең байлыкларын безгә бирүләре дәвамлы булуын теләделәр.
Ямбулат авылы китапханәсендә Бөтендөнья балалар хокукы көне уңаеннан "Уйныйбыз да, җырлыйбыз да" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Күңелле уеннар барысына да бик ошады.