Чара барышында балаларга Халыкара инвалидлар көне, безнең республиканың күренекле кешеләре турында сөйләнелде. Алар шулай ук җитди авыруларына карамастан, тормыш өчен көрәшергә көч таптылар һәм зур җиңүләргә ирештеләр. Хазипова Ф.А балаларга Фәнис Яруллинның фаҗигале язмышы турында сөйләде. Ф. Яруллинның «Яз кайда кышлый?» дигән китабына күзәтү үткәрде.
4 декабрь көнне Балныш төп мәктәбе базасында « Заман таләпләренә нигезләнеп, милли рухлы, иҗади фикерләү сәләтенә ия шәхес тәрбияләү» дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда 7 нче сыйныфта « Лирик шигырь анализы» темасына ачык дәрес (укытучысы Зәйнуллина Р. Х.) һәм район укытучылары өчен мастер-класс (Мингазова Л. М.) күрсәтелде.
3 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Белем иленә сәяхәт" дип исемләнгән район күләм интеллектуаль уены үткәрелде. Ярышта районның 8 мәктәбе катнашты. Беренче турда командалар проект эшләрен якладылар, икенче турда викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле предметлардан биремнәр эшләделәр
Баландыш төп мәктәбе командасы (җитәкчеләре Шакирова А.З.) 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Без буген Шәдке балалар бакчасында ,уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән аш пешерү булмәсенә экскурсия ясадык. Балалар узләре ашый торган тәмле ашларның,боткаларның кайда пешүен күрделәр, повар Гөлнирә апалары аларга тәмле ризыкларны ничек пешерүен аңлатып китте. Балалар чиста – пөхтә аш булмәсеннән бик шатланып кайттылар.
Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә ”Яхшылыклар эшләргә ашыгыйк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештырдылар. Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр - Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар, шулай ук соңрак инвалид булучы Валиахметова Гөлнур апа китапханәнең уку залына,чәй табыны артына чакырылдылар. Авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А аларның хәлләре белән кызыксынды. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.
4 декабрь көнне Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары йомгаклау сочинениесе яздылар. Йомгаклау иншасы барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәҗбүри. Иншаның уңышлы нәтиҗәләре чыгарылыш сыйныф укучыларына Бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен мөһим шарт булып тора.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче җирлекара китапханәсе «Легко ли быть молодым» дип исемләнгән республика эссе конкурсында яшьләрнең катнашуын оештыруда нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Бу истәлекле дата һәлак булган сугышчыларның истәлеген, батырлыгын һәм үлемсез батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән, аның исеме билгесез булып калган. Алар истәлегенә шигырьләр укылды. Киләчәк өчен гомерләрен биргән солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Хазипова Ф .А.балаларга яхшылык һәм явызлык төшенчәләре, кешеләр өчен игелекнең ничек мөһим булуы турында сөйләде. Шулай ук аларга инвалидларга, якын кешеләргә, тирә-юньдәгеләргә, балаларга игелеклелек турында төрле хәлләр тәкъдим ителде, «Игелек» сүзе белән мәкальләр, әйтемнәр искә алынды, практик биремнәр үтәделәр. Мәрхәмәтле, әдәпле һәм мәдәниятле кеше булу җиңел түгел. Моңа гомер буе өйрәнергә кирәк. Бу эштә безгә ата-аналар, укытучылар гына түгел, китаплар да булыша. Чарада «Игелеккә – китап аша» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Шул максаттан Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Билгесез солдат” истәлегенә обелиск янында мәгълүмәти сәгать үткәрде. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан укучылар “Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк куйдылар.