Анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче Хазипова Ф .А.балаларга яхшылык һәм явызлык төшенчәләре, кешеләр өчен игелекнең ничек мөһим булуы турында сөйләде. Шулай ук аларга инвалидларга, якын кешеләргә, тирә-юньдәгеләргә, балаларга игелеклелек турында төрле хәлләр тәкъдим ителде, «Игелек» сүзе белән мәкальләр, әйтемнәр искә алынды, практик биремнәр үтәделәр. Мәрхәмәтле, әдәпле һәм мәдәниятле кеше булу җиңел түгел. Моңа гомер буе өйрәнергә кирәк. Бу эштә безгә ата-аналар, укытучылар гына түгел, китаплар да булыша. Чарада «Игелеккә – китап аша» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.