ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 октябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре Ачы авыл мәдәният йортында узган медицина хезмәткәрләренең район семинарында концерт программасы белән уңышлы чыгыш ясадылар.

28 октябрь көнне  Ямбулат авыл клубында  “Комсомолдан аерылмыйм, мәңге яшь булып калам”  дип исемләнгән  комомол туган көнгә багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү  уздырганнар.

2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Районыбызда да II Халыкара “Җәлил укулары” на  әзерлек эшләре башланып китте.

Әлеге район чарасы кысаларында кичә  районың аттестация үтүче  тәрбиячеләре  Теләче беренче номерлы балалар бакчасында шөгыльләр үткәрделәр.

Шушы уңайдан кичә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында Үзәк балалар бакчасының музыка җитәкчесе Закирова А.Р. һәм Шәтке балалар бакчасы тәрбиячеләре Валимухаметова И.Г., Рахимова Л.Н ачык шөгыль үткәрделәр.

31 октябрьдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы экспертлары " Исәнмесез!"Яңа Гасыр" телеканалында.
Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин турыдан-туры эфирда тамашачыларга сак зоналарындагы күчемсез милек белән алыш-биреш ясаганда нәрсәгә игътибар итәргә, территорияләрдән махсус шартлар тудырылган зоналарда милекчеләрнең җаваплылыгы турында сөйләячәкләр. 

20 октябрь - 30 октябрь көннәрендә Үзәк авыл китапханәсендә Мостай Кәримнең (1919-2005) тууына 100 ел тулу уңаеннан, китап күргәзмәсе һәм күргәзмәгә күзәтү оештырылды.

2019 ел Россиядә Театр елы – Татарстан Республикасының мәдәни тормышы өчен бик мөһим вакыйга.Театр елын уздыруның төп бурычларыннан берсе-театр сәнгатен популярлаштыру. Китапханәләр шулай ук әлеге вакыйгага багышланган чараларда актив катнашалар.

Балалар журналда татар телендә кыска шигырьләр, кечкенә генә тарихлар, табышмаклар, ребуслар, төрле биремнәр, әкиятләр табачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International