ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 29 октябрендә өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу кысаларында Теләче районы делегациясе Балтач районында булды.  Делегация составына мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова  Наталья  Владимировна һәм Теләче районы гомумбелем бирү оешмалары җитәкчеләре керде.

Акциянең модераторы һәм оештыручысы - югары квалификацион категорияле география укытучысы Шәйхетдинова Гөлфия Хәниф кызы. Районда бу акция өченче тапкыр үткәрелә.

25 октябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогларының “Укучылар өчен дәресләрдә белем бирү мөхитен булдыру” дигән темага семинарлары булып узды.

Мәгариф бүлеге методистлары  барлыгы  13 дәрес карады һәм анализлады. Нәтиҗә декабрь аенда ясалачак.

2020 елда 1 октябрьдэн 31 октябрьга кадэр Ботенроссия халык саны алу компаниесе уздырылачак. Сонгы тапкыр элеге чара 2010 елда уткэрелгэн иде.


6
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

5 нче ноябрь көнне 8.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 32 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Утырышның көн тәртибендә  5  мәсьәлә каралды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, район прокуроры Р.Ф. Сөнгатуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары А.А. Тимерханов, Теләче муниципаль район Советы  һәм  Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре катнашты.


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

2019 елның 3 ноябрендә Баландыш төп мәктәбендә  “Теләче” спорт  мәктәбе  авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы  Миңнегали Сафин призына 2004 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында  көрәш буенча район беренчелеге үткәрде.

Хөрмәтле Теләчелеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Илебез халкы өчен уртак булган әлеге бәйрәмнең тамыры Россия дәүләте барлыкка килү өчен иң мөһим шартлар тудырган ерак тарихка һәм вакыйгаларга барып тоташа.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Очрашу барышында мәдәни көндәлек белән эш алып барылды. ”Койрыклар”, “Кискебаш “ әкиятләрен тавышсыз мультфильмга кушылып сөйләделәр.

Шул уңайдан Шәтке  авыл китапханәсендә "Татар әдипләре Сәяси репрессия корбаннары"  дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International