2019 елның 21 октябрендә Мәгариф бүлегендә «Юл куркынычсызлыгы өчен яңа паспорт төзү» темасы буенча мәктәп җитәкчеләре (мәктәп директорлары, өстәмә белем бирү, филиал директорлары урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре) киңәшмәсе үткәрелде.
2019 елның 9 аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу буенча 637 килешү теркәлгән.
Татарстан Республикасында 2020 ел уңышы өчен 498,1 мең га мәйдан чәчелгән, шуннан 371,3 мең га (74,5%) – көзге бодай, 121,6 мең га (24,4%) – көзге арыш. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый белешмәләр бирде.
27 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Алан урта мәктәбендә үздырылган Халыкара агарту акциясендә “Географик диктантта” катнашып кайттылар.
Ярышта 52 команда катнашты. Теләче районы командасы ярышларда җиңүче булды.
25 октябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогларының семинары булып узды.
24 октябрь көнне Балалар иҗат үзәге методистлары Гараева Рушания Ринат кызы һәм Ибрагимова Эльза Зарифовна “Өстәмә белем бирүдә яңа форматлар: тәҗрибә, перспективалар” дип исемләнгән Республика методик фестивальдә катнаштылар.
25 нче октябрь көнне Теләче урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучылары өчен Көзге бал үткәрелде.
Бу чарага укучылар бик нык әзерләнделәр. Һәрберсе табигать материалларыннан матур-матур кул эшләре ясадылар, һәр сыйныф концерт номеры әзерләде, кызыклы әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр.
24 октябрь көнне "Балалар иҗат үзәге"ндә район балалар оешмасыныңутырышы булып узды.