ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Баландыш авылында туып-үскән, гомер буе фидакаръ хезмәтләре белән башкаларны сокландырып, мактаулы тормыш юлы үткән "Татарстанның атказанган механизаторы" Миннегали абый Сафинга 85 яшь тула

Балалар бакчасында үстергән яшелчәләр турында табышмакларга җаваплар бирделәр. Бу яшелчәләрдән нинди ризыклар пешереп булуы турында сөйләштеләр.

Субаш авылы китапханәсендә бөек язучы – Николай Алексеевич Островскийның иҗади мирасына һәм тууына 115 ел тулуга багышланган  «Я рассказчик своего времени» исемле  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

27 октябрь  көнне Үзәк мәдәният йортында, авыл җирлекләренең демографик торышын күтәрү максатыннан, ялгыз яшь егетләр һәм кызлар арасында сораштыру үткәрелде.

23 октябрь көнне Олы Нырсы авыл мәдәният йортында Балык Бистәсе мәдәният хезмәткәрләре катнашында “Көзге моңнар”-дип исемләнгән концерт  белән тамаша кылдылар

Финалистларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова котлады.

"Һәр смотрда җиңүчеләр була. Бу конкурс комиссиясенең карары иде. Киләчәктә беренче урынга чак кына җитмәде, дип уйларга кирәк. Бу конкурста, һичшиксез, җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр юк, чөнки бары тик безнең халык кына җиңә, Без бит кешеләр өчен эшлибез», - дип ассызыклады Ирада Әюпова.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров “Авыл” (“Деревня”) авыл  хуҗалыгы   кулланучылар кооперативы  рәисе  Никола Иветич белән очрашты.    

25-26 октябрьдә  Казанда “АК Барс” Күптөрле  көрәш” сараенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы призына татар-башкорт милли  спорт  көрәше  буенча   ХХIV Татарстан  Республикасы чемпионаты ярышлары   узды,  ярышлар  “Авыл  хуҗалыгы  һәм эшкәртү  сәнәгате хезмәткәре көне”нә  багышланган  иде.  


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

«Россиядә математик белем бирүне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру контекстында ДЙА үсешенең заманча этабы" темасы буенча. Бу семинарда безнең районнан 15 математика укытучысы катнашты .

Атна дәвамында 45 укытучы Алан , Олы Мишә, Үзәк һәм Теләче урта мәктәпләре базасында дәресләр үткәрде. Дәресләрдә мәгариф бүлеге методистлары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International