Әлеге конкурсның максаты-мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының талантлы педагог-психологларын ачыклау, аларга ярдәм итү, федераль дәүләт белем бирү учреждениеләрен гамәлгә ашыру шартларында педагог-психологның эш киңлеген нәтиҗәле файдалану һәм оештыру тәҗрибәсен тарату.
Ямбулат авылы клубының “Тылсым” балалар театр берләшмәсенә йөрүчеләр Баландыш төп мәктзбендә узган “Мәктәп театрына киң юл” дип исемләнгән фестиваль-конкурста 1-4 класслар арасында “Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштереп 2 нче урынны алдылар.
11 октябрь көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Ак калфак” берләшмәсе членнары белән “Милли киемнәребез” дип исемләнгән презентация карадылар, татар халык җырларын өйрәнделәр.
12 октябрь көнне район мәдәният йортында авыл хезмәтчәннәре көне уңаеннан бәйрәм концерты узды.
Иске Җөри авыл мәдәният йорты үзешчәннәре Мамадыш шәһәрендә узган “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының зона этабында катнашып кайтты.
Күргәзмә материаллары китапханә укучыларына Михаил Юрьевич Лермонтовның искиткеч әсәрләрен искә төшерергә, аның биографиясе битләрен ачып күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны өйләренә укырга алдылар.
Майсурадзе Кристина республика күләмендә үткән “Профсоюз ул+” конкурсында катнашып “Иң яхшы ролик” номинациясендә жиңү яулады.
Чараның максаты булып үсеп килүче буында үз Республикаларына, туган якка карата танып-белү кызыксынуы һәм патриотик хисләр үстерү, балаларның ТАССР барлыкка килү тарихы турында белемнәрен ныгыту тора.
7 октябрь көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге XIX төбәкара “Идел йорт” фестиваленең соңгы өченче финал турында, район мәдәният йортының “Сердәш” халык театры коллективы Г,Зәйнәшеваның “Гәйфи бабай, өйлән давай” комедиясе белән чыгыш ясады.