Проект Бөтенроссия Державин фестивале уңаеннан оештырыла.
19 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак.
2019 елның 12 октябрендә Байлар Сабасында 2004 елгы һәм аннан өлкәнрәк, 2005 елгы һәм кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 нче этабы булып узды.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
12 октябрь көнне Балтач районының Балтач авылында көрәш буенча Галимуллин Р.Ш. истәлегенә 2002 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында ярышлар узды. Тренерлар Гыйниятуллин И.С., Кәримуллин Д.И. җитәкчелегендә “Теләче” спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашып кайтты.
Ачы мәдәният йортының «Рябинушка» фольклор ансамбле дә концертта актив катнашты.
Хәзерге вакытта Россиядә эчке һәм тышкы базарларга чыгару максатында якланган “яшел продукция” брендын булдыру буенча эш алып барыла. Үз продукциясенең һәм аны җитештерүнең тиешле таләпләргә туры килүен раслаучы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төргәктә бердәм үрнәктәге махсус тамга кую хокукын алачаклар.
2019 елның 12 октябрендә, Әбде мәдәният йортынын "Задоринка" вокаль ансамбле, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган район бәйрәм концертында катнаштылар.
Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләре белән дан тотканнар. Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр. Үзенчәлекле матур күлмәкләрне, камзуллар-ны татар халкы аеруча яратып кигән.
15 октябрь – хәтер көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “ Уян хәтер, уян”дигән исем астында әңгәмә үткәрде.”